Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тукай спектакльләрне махсус креслога утырып караган

    Татар профессиональ театрын оештыру елларында Габдулла Тукайның ярдәме зур була. Шагыйрь репетицияләргә йөри, спектакльләргә рецензияләр яза.

                                                                                               2019 ел – Россиядә Театр елы

     

    Тукай театр турында

     

          “Габдулла Тукай” энциклопедиясендә: “Сәйяр” труппасы, беренче профессиональ татар театр труппасы. 1907 елдан Габдулла Кариев җитәкләгән труппа бу исемне 1908 елда Тукай тәкъдиме белән ала. Шагыйрь “Сәйяр”нең “Шәрык клубы” сәхнәсендә уйналган һәр спектаклен карап бара. Аның өчен хәтта тамаша залында, алдагы  рәтләрнең берсендә, махсус кресло да куелган була. Тик, Тукай ни өчендер, спектакльләрне анда утырып түгел, ә арттагы урыннардан, халык аша карарга ярата. Бәлки, танылган шагыйрь залдагыларның игътибарын сәхнәдән үзенә алырга теләмәгәндер?! Тамашачы буларак, ул сәхнәдә барган вакыйгаларны, хис белән бик садә кабул итә. Тукайның язма мирасында бу труппа спектакльләренә рецензияләр бары берничә генә. Алары да труппаның күчмә шартларда эшләү чорына карый һәм күбрәк спектакльләрдә катнашкан һәр артистка диярлек мактау сүзләреннән тора, тәнкыйть булганда, зур такт белән, кат-кат чигенешләр аша, гафу үтенү формасындарак әйтелә. Тукай – “Сәйяр” труппасының үз кешесе. Ул артистлар тормышын эчтән белә, бигрәк тә соңгы чорда, бергә “Болгар” номерларында яшәгәндә, көн саен күрешеп, аралашып торгач кемнең ни белән яшәвен, проблемаларын күрә һәм шуңа да үз фикерләрен әйтү, җиткерү өчен аңа бернинди матбугат органы хаҗәт түгел. Тугры Тукай уен турындагы фикерләрен, гадәтенчә, җиренә җиткереп, өздереп әйтә. Ләкин газета-журналлар аша тугел, бәлки турыдан-туры, колактан-колакка. Биредә инде хәтер саклап, тәкәллефләнеп торасы юк. Шуңа күрә дә фикерләр матбугатка чыкмыйча кала. Ә телгә алынган рецензияләргә килгәндә, әлбәттә, алар – авыр һәм кирәкле, зур эш башкарган якын кешеләрне матбугат аша тәкъдир итү, хөрмәтләү, игътибар күрсәтү.

          “Сәйяр” труппасы артистлары, бигрәк тә Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гөлсем Болгарская, Сара Байкина, Мәрфуга Мортазина-Иманская кебек артисткалар иҗатына Тукай зур хөрмәт белән караган, ирләр өчен дә җиңел булмаган күчмә артист тормышының хатын-кызларга бигрәк тә авырга килүен яхшы аңлаган, борчылган” дигән мәгълүмат бирелгән..

            Тукай  татар театрын мәйданга чыгару юллары турында уйланып, үзенчә көлкеле чаралар тәкъдим итә. Габдулла Тукай 1906 елның 11 декабрендә “Театрның файдасын халыкка ничек төшендерәбез һәм хәзрәтләрдән ничек дөресләтәбез?” дип исемләнгән мәкаләсен “Фикер” газетасында бастыра. Ул бу язмасында: ”Казан кунакханәсендә яхшы гына, туры гына фикерле бер әфәнде белән үзара сөйләшеп утырганда, мин аннан түбәндә язылачак сүзләрне ишеттем. Элек, без халыкны һәм ярдәм җәмгыяте әгъзаларын оешманың ярдәм акчасына театр ясарга һичбер рәвешчә күндерә алмаган шикелле, аларга театрның безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә икәнен дә сөйләп аңлата алмыйбыз. Икенче, без мондагы тәлинкә ялаучы хәзрәтләрдән театр ясауның дөреслегенә һичбер төрле рөхсәт ала алмыйбыз.Шуның өчен безгә иң яхшы чара булыр ки, элек, театр хәрам дип кычкырып йөрүче хәзрәтләрнең иң башлыгын “Казан” кунакханәсенә чакырып сөйләшергә кирәк. Әгәр һәр театр уйнаган саен, ул абзыйларга 100әр тәңкә файда күрсәтсәң, аларның дүрт куллап театрны кабул итәчәкләре хосусында, пәйгамбәрлек итеп, киләчәктә хәбәр бирергә дә мөмкиндер”, – дип ирония белән язмасын төгәлли. Габдулла Тукайның бу мәкаләсендә әйтелгән “Театр  – безнең көннәребез өчен файдалы һәм өметле бер нәрсә” дигән фикере, гасырдан артык вакыт узуына карамастан, бүген дә актуаль яңгырый.

          Габдулла Тукай сәхнәне һөнәри югарылыкта күзаллый. Ул сәхнә әсәренең сәнгатьчә эшләнешенә, артистларның уйнавына, сәхнәдә камил образлар иҗат итүләренә, әсәрнең куелышына игътибар итә. Аның “Татарча театр” мәкаләсе дә шуңа бер мисал. 1909 елның 21 июнендә “Йолдыз” газетасында басылган бу мәкаләсендә ул:”19 июньдә җомга көн кич белән Панаевский бакчасының (Казанның хәзерге Максим Горький урамында “Балалар иҗат үзәге” һәм “Динамо” стадионы урынындагы бакча) ябык театрында  “Хуҗа һәм приказчик” исемле пьеса тамашага куелды. Кич бик аяз вә бик матур булып, выставкага килгән мөсафирләр дә күп булганга, халык бик күп иде. Театрны алга җибәрүне үзләренә идеал итеп алган бу труппа артистлыктан башка эш белән шөгыльләнмәгәнгә, табигый инде, эч пошканнан гына театр уйнарга керешкән любительләргә чагыштыру дәрәҗәдән күптән үткән һәм үзенә тамашачы күңелен җәлеп иткәндер. Шунлыктан болар “Хуҗа һәм приказчик” шикелле эшләнүе җитмәгән пьесаны да матур итеп чыгара белделәр. Галимҗан ролен уйнаучы Кариев үзенең җанлы хәрәкәте һәм килешле кыйланышы һәм кирәк урыннарда төсен һәм сүзнең “тон”ын үзгәртә белүе белән хәзер генә базардан  театр сәхнәсенә тотып кертелгән бер татар бае иде”- дип бу тамашага бәя бирә. Габдулла Тукай бу мәкаләсендә спектакльдә катнашкан һәрбер артистка рольләрен ничек башкаруы турында характеристика бирә. Биредә  сүз ул үзе “күчеп йөрүче йолдыз” мәгънәсендә  исем кушкан ”Сәйяр” театр труппасы турында бара.Тукай мәкаләдә телгә алган Габдулла Кариев, Нури Сакаев, Фәхерниса Сәмитова, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина–Волжская, Вәлиулла Мортазин - Имамский  һәм башкалар “Сәйяр” труппасын оештыруда, аны тамашачыларга танытуда үзләреннән зур өлеш керткән беренче театр артистлары. Мәкаләдә шулай ук Галиәсгар Камалнаң “Бәхетсез егет” драмасы, ул төрек теленнән тәрҗемә иткән “Кыганыч бала” пьесасы искә алына.

          Габдулла Тукай беренче татар профессиональ актрисасы, режиссер, ТАССРның атказанган артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның иҗатына соклана һәм аңа багышлап “Ике кояш” шигырен язган:

    Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула,-

    Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.

                                                   Бу икәүгә Тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:

                                                   Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.

     

          Габдулла Тукай татар театрын тудыруда иң мөһим рольне уйнаган драматург, театр артисты   Галиәсгар Камал белән бергә 1908-1909 елларда ”Яшен” сатирик журналын чыгаруда катнаша. 1910 елда аның юбилей кичәсендә чыгыш ясап Тукай:” Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләренә моннан  әллә ничә еллар элек ярты сабый вакытымдук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде...”,- ди. Камал Тукайның дусты, хезмәттәше һәм фикердәше була. Габдулла Тукай вафатыннан соң аның исемен халык күңелендә ныгыту йөзеннән Галиәсгар Камал бик күп эшләр башкара.

           Габдулла Тукайның татар театрының оешуына мөнәсәбәтләре күрсәтелгән “Театр” шигыре Россиядә билгеләнеп үтелә торган Театр елында еш искә алына. Шигырьдә сәхнә сәнгатен әхлакны төзәтү, аң-белем чарасы итеп карау сизелә. Тормыш-көнкүреш җитешсезлекләрен ачып салган, тамашачының күзаллауларын киңәйткән, белемен арттырган театр милләтнең тәрәккыят чарасы буларак карала, аның һәр сыйныфка тигез хезмәт итүе ассызыклана. Үзенә йөкләтелгән белем-тәрбия вазифаларын башкару өчен театр алдына да аерым шартлар куела: ул камиллеккә омтылырга тиеш. Габдулла Тукай “Театр” шигыре аша бу фикерләрне халыкка җиткерергә тели.

    Театр

          Халыкка дәрсе гыйбрәттер – театр,

      Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

     

                                                 Театр яктылыкка, нурга илтә,

     Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

     

    Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

      Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

     

            Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең –

              Көләрлек булса, булмаса – еларсың.

     

                    Күрерсең тормышың нинди: җитешме?

                Җитеш булмаса, кай җире җитешми?

     

            Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең, -

                 Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.

        

           Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң;

             Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң.

     

                                                Тигез күрә бөтен җанны театр:

             Кирәк кол бул, кирәксә - император.

     

         Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул,

             Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул.

     

                     

    “Казан арты” тарих-этнография музее

    директор урынбасары “Шәфигулла Гарипов

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: