erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уфада ковид белән көрәшүче табибларга һәйкәл куелачак

Республика профсоюзлары 100 еллык юбилейлары уңаеннан һәйкәл куюны сорап мөрәҗәгать иткән.

2022 елда Уфада пандемия чорында коронавирус инфекциясе белән көрәшкән табибларга, социаль хезмәткәрләргә, волонтерларга һәм барлык башка өлкә хезмәткәрләренә һәйкәл куелачак. Бу хакта республика профсоюзлар активы белән очрашуда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сөйләде.

Киләсе елда республика профсоюзлары 100 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәк һәм алар республика башлыгына әлеге вакыйга уңаеннан һәйкәл куюны сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Радий Хәбиров бу тәкъдим турында фикер алышканнан соң, Башкортстанда яшәүчеләрнең пандемия вакытында башкарган эшләренә багышланган һәйкәл кую турында карар кабул ителүен билгеләп үтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Киләсе елда профсоюзларның гасырлык юбилеена багышланган тантаналы чаралар да узачак. Төбәк башлыгы атна дәвамында тиешле боерыкны әзерләргә йөкләмә бирде.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/11-06-2021/ufada-kovid-bel-n-k-r-sh-che-tabiblarga-yk-l-kuelachak-5826534

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X