erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучылар бәйгесе: чыныгумы, интегүме?

Россия күләмендәге укытучылар бәйгесе Дондагы Ростов шәһәрендә узды. «Татар-информ» Татарстаннан килгән бердәнбер журналист иде. Мин анда елаган укытучыларны күреп кызгандым, үз телемдә ишеткән бердәнбер сүзне ишетеп куандым һәм профессиональ бәйгеләрдә җиңү өчен укытучыдан нәрсә таләп ителгәненә инандым ("Интертат", Казан, Гөлнар Гарифуллина).


Россиянең 85 укытучысының, бигрәк тә 15 лауреатның бу көннәрдә иңнәреннән тау төшкәндер. Ни өчен дигәндә, быелгы һөнәри бәйге тәмам, ә ул җиңелләрдән булмады. 

Укытучылар 26-27 сентябрь көнне методик остаханә сынавында укыту алымнарын күрсәттеләр. 28-29 сентябрьдә Ростов укучылары белән үз предметларыннан дәрес үткәреп күрсәттеләр, аннары инде жюри сораулары. Жюри рәисе — Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий.

Кызганыч, журналистларга ул дәресләрне кереп тыңларга мөмкинлек булмады. Кайберәүләрдән генә ишетергә туры килде, янәсе, болай да жюри алдында каушабрак дәрес биргән укытучылар журналистлар һәм башка чит-ятларны күреп, бөтенләй коелып төшәргә мөмкин. Бәлки, алар хаклыдыр да, ни дисәң дә, жюрига дөрес нәтиҗә кирәк.

Дәрескә кертмәделәр дип тик утырмадык, оештыручылар кванториумга алып бардылар. 1 меңнән артык балага биредә бушлай шөгыльләнә. Һәрхәлдә җитәкчелек шулай дип әйтте.

Килеп керсәк, балаларның конструктор ише әйберләр белән җенләнеп маташкан мәлләре. Кемдер пилотсыз комбайн ясаган, олыракларының квадракоптер белән әмәшләнеп яткан мизгелләре иде. Директор Анатолий Коц әйтүенчә, Россиядә пилотсыз комбайннар әлегә юк, шуңа күрә «Ростсельмаш» та шактый кызыксынган. Биоквантум, It квантумнары да бар. Үзләре помидор, җиләк, инжир үстерәләр, гормоннар белән балыклар да үрчетәләр.


Гөлнар Гарифуллина
Конструктор наборларының берсе-берсе 40-50 шәр мең булуын истә тотканда, монда тотылган акча бихисап. Балалар технопаркы җитәкчелеге Ростов өлкәсе министрлыгының акчалата булышуын искәртте. Хәер, быел Казанның 98 нче мәктәбендә дә кванториум ачылды. Безнең Татарстан балалары да шундый үзйөрешле итеп көйләнгән комбайннар ясап куярлар әле.

Конкурска кире кайтсак, дәрес сынавыннан соң узган кичке тантанада 85 укытучы арасыннан лауреат булган 15ен сәхнәгә чакырдылар. Кош тоткан кебек чыгалар исемнәрен ишеткәннәр. Үзләре әле алдагы сынауларның авырлыгын чамалап та бетерми кебек. Казанның 122 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова да «унбишлек» кә эләккән укытучылар арасында.


Гөлнар Гарифуллина
Быелгы бәйге үзенчәлекләренең берсе шул: һәр жюри төркемендә узган елларның җиңүчесе һәм илдәге педагогик вуз ректорларының берсе бар. Иртәгә мәктәпләргә нинди укытучылар килүе өчен, уйлап карасаң, педагогик уку йортлары җаваплы бит, шуңа күрә жюри составына ректорларны кертү бик урынлы. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты ректоры Салават Сәгыйтов жюри исеменнән чыгыш ясаганда, сүзен «Хәерле кич» дип башлавыннан сискәнеп куйдым. Рәхмәт аңа шушы сүзе һәм укытучыларга җылы теләкләре өчен. Мин алты көн дәвамында татарча ишеткән бердәнбер сүз иде бу.

Укытучы ник елый?
1-2 октябрь көннәрендә укытучылар үзләренә алдан жирәбә буенча чыккан темалар буенча класс сәгате уздырдылар. Ростов дәүләт музыкаль театры сәхнәсендә, белем биргәндә үзләре бик нәтиҗәле дип санаган технология, алымнарын мастер-класста сөйләп күрсәттеләр.

Класс сәгате «Россия — минем тарих» интерактив тарихи паркында узды. Укытучылар бер залда 20 минутлык класс сәгате үткәрә, аның барышын галимнәр, ата-аналар, укучылардан торган жюри вәкилләре видеоэкраннардан күзәтә. Класс сәгате тәмамлануга, бер минут тын да алмыйча, укытучылар күрше залга кереп, жюри сорауларына җавап бирә. Ә жюридагы дәү-дәү дәрәҗәле апалар һәм абыйлар, галимнәр укытучыга текәлгәнен күздә тотканда, югалып калмаслык та түгел.


https://teacherofrussia.ru сайтыннан
Кайбер укытучылар сорауларга җавап биргәндә, нәрсә әйткәнен үзләре дә аңламады бугай, төгәл җавап булмаса да, нәрсәдер әвәләп бирделәр инде. Чечня укытучысы молодец, афәрин аңа. «Мондый чибәрлегең, төс-кыяфәтең, шундый күркәм сыйфатларың белән нишләп укытучылыкка килдең» дигән аптырашлы сорауга шартлатып: «Сез санап киткән бу мактаулы сыйфатлар һәр укытучыга хас булырга тиештер инде» диде. 

Безнең Казан укытучысына жирәбә буенча «Мәдәни мираска тарту» темасы чыккан иде. Мария Голованова Бөек Ватан сугышы белән бәйләп, Ростовның күп кенә биналары хәрәбәләргә әйләнгәне турында, «Үлемсез полк» акциясе, каһарманлык хакында сөйләде.

Жюри бераз бәйләнмәкче булып, сез тарихи мирас турында сөйләдегезме, әллә мәдәни мирасмы дип сорагач та, Мария Голованова мәдәни мирас төшенчәсенә киңрәк карарга кирәклеген әйтте. Тема буенча әзерләнгәндә ул махсус Ростов төбәкне өйрәнү музеена да барган. «Мәдәни мирас ул — кешелек дөньясы булдырган һәм әһәмиятле булган матди һәм рухи кыйммәтләр, буыннардан буыннарга тапшырыла торган традицияләр, казанышлар», — дип җавап бирде.


Иркутскиның башлангыч сыйныф укытучысы «Рухи-әхлакый үсеш» темасына мастер-класста үрнәк итеп Томас Эдисон, аның әнисенең баласына мәхәббәте хакына эшләгән гамәлләре турында сөйләде. Ә жюри ошатмады — «без кайчан балаларга үзебезнең ил геройлары турында сөйләрбез икән» дип, чит ил галимен үзәккә алуы өчен шелтәләп алдылар.

Пермь укытучысы жюри сорауларына җавап биргәндә, берзаман бөтенләй буталып бетте. Начар җавап биргәнен үзе дә аңлады булса кирәк, аның чыгышыннан соң тәнәфескә чыккач, үксеп-үксеп елаганын ишеттем һәм бик кызгандым. Беренче тапкыр Укытучы апаның елаганын күрдем дияргә була. Хәтерләсәгез, укыган вакытта «укытучы апалар ашамый-эчми, йокламый, еламый, бәдрәфкә йөрми» дип уйлап, илаһи зат итеп күз алдына китерә идек. Әле дә ярый, Бурятиядән килгән бер апа «Бурятия вас поддерживает, исегез китмәсен жюри бәясенә, барыбер үзегезнекеләр өчен сез иң яхшысы булып каласыз, аңа карап кына берни үзгәрми» дип юатты.

Пермь укытучысы жюри сорауларына җавап биргәндә, берзаман бөтенләй буталып бетте. Начар җавап биргәнен үзе дә аңлады булса кирәк, аның чыгышыннан соң тәнәфескә чыккач, үксеп-үксеп елаганын ишеттем һәм бик кызгандым.
Гөлнар Гарифуллина, журналист
Хәер, бәйгедә катнашуга караш дөрес булса, моны стресс дип түгел, ә тәҗрибә баету дип кабул итсәң, чыгыш уңышлы була икән. 2014 елда бөтенроссия бәйгесендә ел укытучысы булган Нурлат укытучысы Алла Головенькина шулай дип уйлый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— Биремнәр үзгәрә, мин катнашканда, класс сәгате, мастер-класс сынаулары юк иде, эссе яза идек. Шулай ук, методик семинар бар иде. Хәзерге кебек күбрәк балалар белән аралашуга корылган сынаулар алар кызыграк. Дөрес, эмоциональ киеренкелек көчле, күпләргә хисләр комачаулый, конкурска чыгып үзеңне күрсәтү вакыт та, кыюлык та сорый. Бәйгегә жюри тарафыннан үзеңә баллар кую итеп түгел, ә үзеңә яңалык алырга, үзеңнең ничек укытуыңны башкаларга күрсәтү кебек карарга кирәк. Жюри бит ул өстәмә сораулар белән укытучыга ачылып китүдә булышырга гына тели, — дип киңәш итте.


фотода уң якта - Виктор Садовничий
Гөлнар Гарифуллина
Берничә укытучыга «класс сәгате ул дәрес түгел, дәрес элементлары булырга тиеш түгел» дип кисәтү ясалды.

Мастер-класс кире борылып керергә дә мәҗбүр итә
Икенче көнне театр залы сәхнәсендә укытучыларга мастер-класс уздыру кирәк иде. Монысы иң катлаулы бирем дип кабул итә күбесе, чөнки зал тулы кешенең күзләре сиңа төбәлгән, колакларын тырпайтып сине тыңларга әзерләр. 

Кабардин-Балкариянең инглиз теле укытучысы Карина Кушхова мнемотехника, яки мәгълүматны истә калдыруның төрле алымнары турында сөйләде. Тарих, инглиз телендә истә калдыру ысулларына мисаллар китерде. Мәсәлән, тарихта XVII гасыр идарәчеләре исемнәренең беренче хәрефләрен генә алып, «МАФИП» дигән сүз белән истә калдырырга була, ди ул. Инглиз телендә «puddle» «лужа», «су» дигәнне аңлата — «паддл» дип әйтелә. Суга егылган кешене күз алдына китерсәң, истә калдыру җиңелрәк, ди укытучы. Тагын шундый берничә ассоциациягә мисаллар китерде.

Карина Кушхова чыгышы вакытында видеоэкраннарда Пушкин поэмасындагы чылбырлы юан имән рәсемен дә күрсәткән иде. «Бу имән Кабардин-Балкариядә, киләсе елда килеп күрә аласыз», — дип, үзенең җиңүче булу мөмкинлегенә дә кыю гына ишарәләде. Ник дигәндә, бәйге кагыйдәсе буенча, конкурс киләсе елда быел җиңүче булып танылган укытучы яшәгән төбәктә уза.

Казан укытучысы Мария Голованова Леонардо да Винчи белән бәйле мәгълүматларны кроссенс алымы ярдәмендә сөйләде. Кроссенс ул нинди дә булса темага фоторәсемле эзлекле башваткыч ярдәмендә сөйләргә өйрәнү. «Бу алым хәтерне яхшырта, фикерләүне арттыра. Визуаль логик чылбыр вакыйгалар эзлеклелеген истә калдырырга, эчтәлек сөйләргә ярдәм итә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Мариянең өстәмә сорауларга һәр җавабыннан жюриның канәгать калганы сизелеп тора иде. Инглиз теле укытучысы башка предмет материалын белергә тиешме дигән сорауга, ул: «Инглиз теле укытучысы башка предметлар программасын да яхшы белергә тиеш. Инглиз теле метапредмет ул, биология, тарих, география, башка фәннәрдән дә белемнәрне куллансаң, дәрес тагын да кызыклырак килеп чыгачак», — дип җавап бирде.


Гөлнар Гарифуллина
Шулай ук, Мария Голованова, укытучы, укучыларының никадәр актив булуын теләсә, үзе дә шулкадәр актив булырга тиеш, дип саный. «Укытучы сарыф итәргә генә түгел, үзе дә балалардан энергия алырга тиеш. шул очракта гына калган дәресләр дә күтәренке кәеф белән узачак», — диде.

Мария Голованова инглизчә сөйләшүдән курку тойган балаларның куркуын җиңү юлларын да аңлатты.

— Бик өйрәнергә теләгән, ләкин курыккан укучылар бар. Ул проблеманы хәл итү өчен, башта дәрестә класс эчендә тел каршылыгын бетерәбез, укытучы баланың күңел гармониясен бозмыйча йомшак кына кисәтү ясарга тиеш, бала класста уңышын сизсә, үзенә үзе ышаныч белән башка мохиттә дә күрсәтә алачак, — диде.

Жюри канәгать, залдагылар арасында да «миңа ошады аның чыгышы» дигән сүзләр ишетелде.

Хабаровскидан тарих укытучысы теманы музыка, видеоуеннар белән бәйләп аңлата икән. Мастер-класста Греция шулай күрсәтелде. Чыннан да мавыктыргыч, ләкин жюри вәкилләре мәктәптә видеоуеннарны куллану бик үк мәслихәт эш булмавын искәртте.

Чечня укытучысы Хава Макаева башта бөтенләй чыгыш ясый алмады. Чыгып сөйли генә башлаган иде, башта су эчеп карады, аннан соң да дәвам итә алмагач, борылып сәхнә артына кереп китәргә мәҗбүр булды. Залда алкышлап куәтләргә тырышсалар да, Виктор Садовничий бераз вакыттан соң гына чыгарга киңәш итте. Ә шушы сынаулар алдыннан ул «Татар-информ» хәбәрчесенә шул дулкынлану комачауларга мөмкинлеген әйткән иде дә бит. «Конкурс ул алҗыта торган җаваплы чара, бөтен булган көчеңне куярга кирәк. Уңыш елмаюдан да, катнашучының дулкынлануын җиңеп, үзен тулысынча ача алуыннан да тора. Дәрес сынавында мин дулкынлануымны җиңү алдым диярлек», — дип сөйләгән иде. Конкурсны ябу тантанасында аерым номинацияләр буенча бүләкләү булды.

Хава Асланбековна Интернетта халык тавыш бирүендә җиңүгә ирешкән.

Бәйгенең биш призеры исемлегендә — безнең Казан укытучысы
3 октябрь көнне 15 лауреат арасыннан иң-иң оста бишесен игълан иттеләр. Аларга конкурсның символикасы булган кечкенә бәллүр пеликан сынын тапшырдылар. Мария Голованова исеме дә яңгырады. Ул үзе җиңүчеләр рәтендә булуын табигыйлыгы белән бәйләп күрсәтте. 

Дәвамы https://intertat.ru/news/science/08-10-2021/ukytuchylar-b-ygese-chynygumy-integ-me-5840392

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X