Укытучы ханым зур мошенниклыкта шикләнелә
Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре җирле мәктәпләрнең берсендә укытучы булып эшләүче ханымны тоткарлаган — ул эре мошенниклыкта шикләнелә.
Педагог танышларыннан үзләренә кредитлар рәсмиләштерүләрен һәм акча бирүләрен сораган.
Полициягә барлыгы биш гариза кергән. Укытучы кредитлар алу өчен төрле сылтаулар табып торган, мәсәлән, бала өчен фатир сатып алу яки яңа автомобиль сатып алу. Кредитларның суммасы 450 меңнән 750 мең сумга кадәр тәкшил иткән.
Җинаятьче акчаны кире кайтарырга вәгъдә иткән, ләкин моны эшләмәгән. Ул үз ихтыяҗларына 2,5 млн сум күләмендә кредит акчаларын сарыф иткән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Укытучы читкә китмәү турында подписка астында. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев