erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ул минем әнине мыскыл итте» - Азнакай кешесе таксистны ни өчен үтергәнен сөйләде ("Интертат", Елена Саляхова)

Таксистны үтерү эше буенча гаепләнүче ике ир-ат судта тикшерү эшенең гадел алып барылмавына ышандырырга тырышты. Тоткарланганнан соң алар полиция хезмәткәрләренә таксистны ничек һәм нәрсә өчен үтерүләре турында сөйләгән. Югары суд залыннан «Татар-информ» репортажы.

«Ул минем әнине мыскыл итте» - Азнакай кешесе таксистны ни өч
 «Ул минем әнине мыскыл итте»
«Мин таксистны мине һәм әниемне мыскыл иткәне өчен үтердем», — дип аңлата кулга алынган бер хөкем ителүче Ренат Зарипов. Аның мондый күрсәтмәләрен кичә, 14 февраль көнне суд утырышында прокурор укыды. Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә Зарипов белән бергә Азнакайда яшәүче Эдуард Антонов та утырды. Шунысы кызык, узган елны бу ир-атның фамилиясе Лубчук булган.

Татарстан Югары судында Азнакай таксистын үтерү процессы башлануын «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 12 гыйнвар көнне хәбәр иткән иде. Җинаять кылуда гаепләнүчеләр суд процессын присяжныйлар катнашында уздыруны сораган.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның 21 декабрендә Зарипов һәм Антонов хәмер эчеп исерә һәм такси белән Бөгелмәгә барырга була. Такси шоферына пычак белән янап, күрше шәһәргә илтеп куярга кушалар. Бөгелмәгә барып җитүгә, таксист машинадан чыгып чаба, әмма Зарипов аны куып тота һәм аркасына пычак кадый. Бердәнбер яра үлемгә китерә, ир-ат ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлә.

Бу хәлдән соң ир-атлар машинада булган барлык кыйммәтле әйберләрне, магнитола, акча, таксист документларын алып, автомобильгә ут төртә. Зарипов һәм Антоновны кайнар эзләр буенча тоткарлыйлар. Алар үтерүдә, милекне аңлы рәвештә юк итүдә, документлар урлауда һәм кыйнауда гаепләнә.


«Мин таксистны аның мине һәм әниемне мыскыл иткәне өчен үтердем», — дип аңлаткан кулга алынган бер хөкем ителүчеләрнең берсе Ренат Зарипов.
Елена Сәләхова фотосы
Күрше шәһәргә Антоновның кызы янына килгәннәр
Зарипов һәм Антонов фаҗигагә кадәр ике ел таныш булган. Зарипов төзелеш белән шөгыльләнгән, аерылган, сигез яшьлек улы бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ирнең элеккеге хатыны аның турында уңай сүзләр генә әйтә, аның үрнәк гаилә башлыгы булуын, элеккеге иренең үтерергә сәләтле булмавына ышануы турында белдерә. Антонов турында берни дә билгеле түгел.

Прокурор судта Зариповның күрсәтмәләрен укыды. Үтерүдә гаепләнүче сүзләренчә, фаҗига буласы көнне ул иптәшенә эчәргә килгән, аннары алар Бөгелмәгә Антоновның йөргән кызы янына барырга булган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тикшерү вакытында Зарипов: «Без башта сыра, аннары аракы эчтек. Такси чакыргач, шешәне юлга үзебез белән алдык. Машина йөртүченең исемен хәтерләмим. Бөгелмәгә килеп җиткәч, мин банкоматтан акча алырга теләгән идем, әмма парольне оныттым. Аннары башка банкоматка барырга тәкъдим иттем, тик машина ватылды. Таксист ризасызлык белдерә башлады», — дип сөйләгән булган.

Хөкем ителүче сүзләренчә, бу вакытта аның иптәше Антонов автомобильнең арткы утыргычында йоклый. Ул таксист белән Зарипов сугыша башлагач кына уяна. Шул вакытта Зарипов пычак ала һәм машина йөртүчесенә кадый.

«Антонов таксистка нәрсә булганын тикшерү өчен аның артыннан йөгерде. Ул вакытта аның янында инде башка кешеләр бар иде, алар аңа ашыгыч ярдәм чакырды. Без бөтен нәрсәне җыйдык һәм машинага ут төрттек. Пычакны да шунда аттык, ул шунда эрер дип уйладым», — дип сөйли Зарипов.

Ир-атлар еракка качарга өлгерми. Алар якындагы йорт подъездында яшеренә, әмма аннан чыгуга аларны полиция хезмәткәрләре инде көтеп торган.

 Дәвамын укыгыз:https://intertat.ru/news/society/15-02-2022/ul-minem-nine-myskyl-itte-aznakay-keshese-taksistny-ni-chen-terg-nen-s-yl-de-5849401

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X