erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Улыбыз сулый да алмый иде» – «Крот» эчкән ике яшьлек сабыйны ДРКБ табиблары коткарган ("Интертат", Гөлнар Гарифуллина)

Әтнә районы Чишмәле Сап авылында яшәүче Фәйзиевләргә 2020 елның 13 октябре көтмәгәндә бала хәсрәте алып килә. Ике яшьлек сабыйлары Рәзил тыгылган торбаларны чистарта торган «Крот» сыекчасын ачып эчеп карый. Шул ике йотым нәни Рәзилнең үңәчен җәрәхәтләп, сулый алмас хәлгә җиткерә. Татарстан табиблары Рәзилне үлем тырнагыннан диярлек тартып ала.

«Селте өчен каршылык юк, тирәнгә төшеп, тукымаларны ашый»

ДРКБның 1нче хирургия бүлеге мөдире Ринат Яфәсов бик авыр хәлдә китерелгән сабый гомере өчен беренче атналарда реанимация көч куйганын әйтте. «Крот» сыекчасы баланың алгы корсак куышлыгы, күкрәк читлеге, йоткылык, үңәчен яндырып җәрәхәтли.

Операцияләр гыйнвар һәм июнь айларында ясала.

– Реанимациядән соң хирурглар, эндоскопистлар тырышты, тулы бер команда булып эшләдек. Башта консерватив дәвалау мәсьәләсе тора иде, чөнки тире тышчасы яну ул әле һәрвакытта да үңәч үткәрмәүчәнлеккә кадәр җиткерә дигән сүз түгел. Шуңа, бәлки, операцияне дә булдырмый калып булыр дип, табиблар эндоскопик юл белән үңәчнең үткәрүчәнлеген карап тордылар. Ягъни, мондый химик пешү җәрәхәтләрне кайвакыт төрле манипуляцияләр аша консерватив юл белән дә дәвалап була, тик бу методика бу очракта булышмады. Химик җәрәхәт чыннан да бик тирән булган, бала үңәче аша берни үтми торган халәттә иде.

Нәтиҗәдә, гастростома ясалды – ашказанда тишек ясап, туклану шуның аркылы барды. Шуннан хирургия юлы белән дәвалауга керештек. Үңәч пластикасы – күкрәк читлегендә катлаулы операцияләрнең берсе. Җәрәхәтләнгән үңәч алына да, юан эчәктән бер сегмент белән алмаштырыла. Аның өске өлеше йоткылыкка кадәр диярлек менде, ә аста ашказаны белән тоташа.

Операцияне ике өлешкә бүлеп ясарга туры килде. Беренче этапта үңәчне алу бик авыр булды, без шунда ук яңа үңәч булдырсак, операция җәрәхәтләре бик тирән булып, өзлегүләргә китерергә мөмкин иде. Шул сәбәпле икенче этабын соңрак үткәрдек, - дип сөйләде Ринат Яфәсов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хирург әйтүенчә, баланың хәле кискен булуында, эчелгән сыеклыкның күләменнән бигрәк, составы мөһим.

– «Крот» ул – иң агрессив, зәһәр селтеле сыеклык. Селте тукымаларны бетерә, эретә. Кислота әле ул сыекчаның тирәнрәк агып төшүенә киртә була ала, ә селте өчен каршылык юк, тирәнгә төшеп, тукымаларны ашый. Кан китеп, үлемгә дә китерергә мөмкин, - дип аңлатты табиб.

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/sahar-dumasy-deputatyn-etlar-cirue-talagan-5853417

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X