erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Улын махсус хәрби операциягә җибәргән ана: «Алда ниләр көткәнен белмим, догалар укырга гына кала...»

Йолдыз поселогында яшәүче Зинаида Шәрифуллина - өч бала әнисе. Тормыш иптәше Жәлил Нургата улы белен бергә кызлары Эльмира, уллары Руслан һәм Рөстәмне тербияләп үстергәннәр. Һәр әни кебек үк, балалары ничә яшь булуына карамастан, алар өчен борчыла. Хәзерге вакытта бигрәк тә кече улы борчу тудыра: агымдагы елның 24 сентябрендә Рөстәм үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән.

Зинаида Шәрифуллина улын махсус хәрби операциягә ничек озатуы турында "Чистай-информ" хәбәрчесенә сөйләгән.

Улының карары белән ул ризалашкан, гәрчә фронттан якын кешене көтүнең нәрсә икәнен бик яхшы белсә дә. Яшь чагында ул шулай ук Чечняга сугышка киткән ирен дүрт тапкыр озаткан. Шул чакта каенанасының зирәк сүзләре аның исендә калган: «Барысы да Аллаһы Тәгалә ихтыярында. Әгәр начар хәл килеп чыгарга тиеш икән, бу вакытта синең кайда – тыныч җирдәме яки сугыштамы булуың мөһим түгел».

– Иремне беренче тапкыр сугышка озату миңа да, аның әти-әнисенә дә бик авыр булды. Ул вакытта мин кичергәннәрне сүз белән генә аңлату мөмкин түгел. Беркемнән дә, беркайдан да хатлар килмәде, кесә телефоннары турында әйтеп тә тормыйм, алар әле юк иде. Сугышчыбыз исән-имин әйләнеп кайтсын өчен дога гына кылдык. Һәм ул кайтты да. Аның әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан, шуңа күрә аларның гаиләсенә фронттан якын кешене көтү таныш нәрсә, – дип сөйли Зинаида Петровна. – Улыбыз да шундый ватанпәрвәрлек мохитендә үсте. Рөстәм Ульяновск шәһәрендә һава-десант гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнисе сүзләренә караганда, Украинага махсус хәрби операция зонасына бару планнары турында Рөстәм аңа сөйләмәгән. Ул барысын да тыныч хәл иткән: хәрби комиссариатка барган һәм якын кешеләренә китүе турында соңыннан гына хәбәр иткән.

– Бер көнне улым: «Барам! Мин булмасам, кем!» Дарулар, кирәкле әйберләр сатып алды да, китте. Ульяновскидагы иптәшләре һәм хезмәттәшләре махсус хәрби операция зонасына бераз иртәрәк киттеләр. Икесе, ни кызганыч, һәлак булган, ә өченчесе госпитальдә дәвалана. Бу фактлар Рөстәмнең карарына бик нык тәэсир итте, – дип билгеләп үтә әңгәмәдәшем.

Дәвамы әлеге сылтама буенча: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ulyn-makhsus-khrbi-operatsiyag-ibrgn-ana-alda-nilr-ktknen-belmim-dogalar-ukyrga-gyna-kala

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X