erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ун мең сум быел биреләме?

Август аена кердек. Ике ел рәттән, бу вакытта әти-әниләр мәктәптә укучы һәр баласы өчен 10ар мең сум күләмендә пособие алган иде.

2020 елда Татарстанда дәүләт 700 мең балага ярдәм күрсәткән. 6 яше тулмаган 54 мең балага өч ай дәвамында 5әр мең сум түләнде, калган 640 мең сабыйның әти-әнисе 10ар мең күләмендә акча алды. Узган ел 8 яшьтән 17 яшькәчә 563 мең бала гаилә бюджетын 10ар мең сумга калынайтты.

Билгеле булганча, әлеге ярдәм Россия Президенты Владимир Путин карары белән бирелде. Пандемия вакытында күп кенә кешеләрнең эшсез калуы, тормыш шартлары катлаулану сәбәпле, бу акчалар баланы мәктәпкә әзерләү өчен бик тә урынлы булды.

Халык тагын көтә. Быел булырмы – бу хакта редакциягә шалтыратып та сорыйлар. Казанда яшәүче Ләйсән Мортазина узган ел бу акчаны 4 баласына да алган. Быел да өметләнә икән.

– Дәүләттән килгән унар мең сум акчага рәхәтләнеп яшәп була иде. Һәр баланың үзенә җитәрлек иде ул. Быел да булыр дип көттем. Халык арасында да шундый сүзләр йөри, – ди ул.

Белештек. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Никандорова сүзләренчә, аларда балаларга өстәмә 10ар мең сум акча бирелү хакында бернинди мәгълүмат юк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Без бу хакта белмибез. Биреләсе булса, Пенсия фонды хәбәрдар булыр иде. Мөгаен, кешеләр бу акчаны башка пособие белән бутыйдыр, – диде ул.

Ә пособиеләр чыннан да түләнә. Әмма һәркемгә түгел. 1 майдан гамәлгә кертелгән акчаны биргәнче, гаиләнең матди хәле төрле яктан тикшерелә. Әгәр гаиләнең уртача айлык кереме республикада җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан, ягъни 10756 сумнан ким була икән, мондый ярдәмгә өметләнә алалар. Пособие күләме дә төрлечә булырга мөмкин. Анысы гаиләнең матди хәленә карап билгеләнә. Берәүләргә – яшәү минимумының яртысы, икенчеләргә – 75 проценты күләмендә, өченчеләргә тулысынча түләргә мөмкиннәр. Гаиләдә 8–17 яшьләр арасында берничә бала бар икән, мохтаҗ дип табылган очракта, бу пособие ай саен аларның һәрберсенә түләнәчәк. Бер гариза белән ярдәмне бер елга билгелиләр. Аннан соң документларны яңартырга кирәк булачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак https://vatantat.ru/2022/08/89110/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X