erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган ел Татарстанда 7 мең кеше иминлек каешын эләктермәгәне өчен штраф түләгән

Узган елның 1 июленнән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фото һәм видео-теркәү системасы иминлек каешын эләктермичә йөргән машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны таный башлады.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе республика территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фото һәм видео-теркәү системасын куллануны дәвам итә. Алар автомат режимда эшли.

Узган елның 1 июленнән әлеге система иминлек каешын эләктермичә йөргән машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны таный башлады. Болай йөрү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу булып санала. Закон буенча, мондый хокук бозу өчен 1000 сум штраф каралган.

Узган ел иминлек каешын эләктерми йөргән өчен җиде мең ярымнан артык татарстанлы штрафка тартылган.

Казанда 19 юл чишелеше сул якка таба тыелган борылуны теркәүче камералар белән җиһазландырылган. Шундый ук камералар Чаллының 6 юл чатында эшли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2021 ел нәтиҗәләре буенча, сулга яки кирегә таба борылу тыелган урында борылыш ясаган өчен 191 меңнән артык машина йөртүчегә штраф салынган. Мондый хокук бозу өчен штраф күләме 1000 сумнан 1500 сумга кадәр.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, бу камераларның нәтиҗәлелеген статистика раслый. Әйтик, 2020 ел белән чагыштырганда, узган ел Казанда юл чатларында юл-транспорт һәлакәтләренең саны 23 процентка кимегән.

«Мондый приборлар белән тәэмин итү эше Казанда гына түгел, республиканың башка шәһәрләрендә дә дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра», — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айдар Вәлиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X