erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәгъдәләшкән ярымны сихер белән аердылар

Әнәс белән бер районнан без. Ул – күрше авыл егете. Яшь чакта бик яратышып йөрдек. Безнең мәхәббәттән күпләр көнләште. Әнәс көзге яңгырда да, кышкы буранда да яныма килде. Безнең ярату, чынлап та, көчле иде. Инде вәгъдәләр бирешеп, никах көнен билгеләгәч кенә арага ятлар керде...

Әнәсне үз авылындагы Руфия исемле кыз яраткан. Дөрес булса, Әнәсне сихер белән үзенә караткан, диләр. Әнәс тик торганда килми, сөйләшми башлады. Ул чакта ниләр кичергәнемне, күпме күз яшен түккәнемне үзем генә беләм. Ничә ел буе яратып йөргән, вәгъдәләр бирешкән ярым бер мизгелдә юкка чыкты. Дуслары сөйләшеп карады, ләкин ул мине күрергә теләмәвен, Руфиягә өйләнәчәген әйткән. Мин гомерлеккә Казанга күченеп киттем...

Әнәс Руфиягә өйләнде. Уллары туды. Авылда яшәп калдылар. Бу хәлләргә инде бик күп еллар узды. Сыйныфташлар аша, Әнәс бик бетерешкән, эчүгә сабышкан, дип ишеттем. Хатыны да ялгыз яшәүче ир белән чуала икән. Бу сүзләрне ишетү авыр булды миңа. Җаным әрнеде, йөрәк елады. Авылга кайтып, Әнәсне кысып кочаклыйсым килде. Тик юк, ул күптәннән инде минеке түгел. Мин дә кияүдә, буй җиткән балаларым бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Руфияне әйтәм әле. Әнәснең дә тормышын җимерде, үзе дә ирдән иргә йөри. Бәхетлеме соң ул? Нәрсәгә кирәк иде аңа Әнәс? Ничә кешенең язмышын утка салды. Мин үземне бәхетсез дип әйтә алмыйм. Тик гомерем буе Әнәсне яраттым. Ерактан гына булса да күрер идем аны... Эх, бу язмыш...  

http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/vgdlshkn-yarymny-sikher-beln-aerdylar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X