Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Винера Ганиева: «Камил вафат булгач, могҗизалы әйберләр шактый булды…»

    «Иҗатым Камил аркасында чәчәк атты. Камил төп рухландыручым булды», — ди Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева. Тормыш иптәшенең якты рухына истәлекләре, дистәләгән шәкертләренең казанышлары, бүгенге эстрада җырчыларына мөнәсәбәте турында ул «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

    «Уку җиңел бирелмәде»


    - Винера Әхәтовна, сез 40 ел инде сәхнәдә, иҗат тормышында. Опера сәнгатендә дә, эстрадада да үз урыныгыз бар. Моңа ничек ирештегез? Сезне бит театрда төп рольләрне башкарган примадонна дип әйтерлек…

    - Нәкъ 40 ел элек, 1982 елда, Н.Җиһанов исемендәге консерваториянең 5нче курсында укыганда, актерлык сәләтем, тавыш мөмкинлекләремне күреп, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына стажерлар группасына кабул ителдем. Бөтен гомерем, абруйлы исемнәрем иң затлы, зәвыклы опера сәнгате белән бәйле. Моның белән бик бәхетлемен. Әйдәп баручы солистка буларак, тавышыма килешә торган опера партияләрен башкардым. Казан сәхнәсендә генә түгел, бик күп чит ил сәхнәләрендә җырларга насыйп булды. Яраткан партияләремнән Вердиның «Травиата» операсында Виолетта партиясе, «Риголетто» операсында Джильда партиясе, француз композиторы Бизеның «Кармен» спектаклендә Микаэлла партиясе. Шулай ук, Римский-Корсаковның «Царская невеста», «Снегурочка», Пуччининың «Богема» операсында, Гаэтано Доницеттиның «Дон Паскуале», Резеда Әхиярованың «Шагый рь мәхәббәте», «Сөембикә» операсында, Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч», «Башмагым» оперетталарында партияләремне башкардым. 40 ел элек опера театрының бусагасын атлап кергәннән бүгенгә кадәр театрда хезмәт итәм.

    Тавыш танылган вакытта романслар да, ретро җырлар да, эстрада җырларын да җырлыйсы килә, тавыш мөмкинлекләрен күрсәтәсем килде. Бу өлкәдә дә уңышларга ирештем.

    1988-89 елларда акрын гына эстрадага тартыла башлады күңел. Резеда Әхиярованың «Туй күлмәге», «Зинһар өчен кермә төшләремә», «Яратыгыз!» җырлары канатлы җырлар булды. Тамашачыга танытты мине бу җырлар, әкрен генә мин җыр сәнгатендә үземнең урынымны эзли башладым. Җырларым бик күп. Аларны тамашачы үз итте.

    - Иҗади сынаулар, авырлыклар булмый калмагандыр? Аларны җиңәргә нәрсә булышты? Авырлыклар дигәннән, сезнең консерваториягә керүегез дә җиңеллек белән генә узмаган дип беләм. Шул хакта бераз искә төшереп үтсәгез иде…

    - Уку елларын искә төшерсәк, Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә дә, консерваториядә дә уку да җиңел бирелмәде. Татар мәктәбен тәмамлаган бала бит инде, тарих, сольфеджиолар русча булгач, фикер йөртү, җавап бирү авыррак иде. Беренче курста яхшы укымадым, бик авыр булды, хәтта беренче курстан соң мине училищедан чыгарырга җыенганнар иде, чөнки тарихтан «икеле», сольфеджио да начар иде. Беренче курсны тәмамлагач, әнием вафат булды, кызганыптырмы, миңа тарихтан имтиханны көз көне тапшырырга, башка фәннәрне төзәтергә дә мөмкинлек бирделәр.

    Әниемнең: «Кызым, син җырчы булырга тиеш, мин ышанам сиңа», - дигән сүзләре гел колакта яңгырады. Җиң сызганып укый башладым. Училищены яхшы гына тәмамладым, аннары консерваториягә юл тоттым, ләкин монда да киң колач белән каршы алмадылар — имтиханнан «икеле» куйдылар. Җиһановның «Алтынчәч» операсыннан беренче арияне җырлаган идем, әллә артыграк тырышып, бер нота ычкынып, әллә кайларга «очып китте» — «икеле» куйдылар. Кабул ителгәннәр исемлегендә мин юк идем.

    Документлар алырга килгәч, Нәҗип Җиһановны коридорда очраттым. Ә ул мине имтиханда тыңлаган иде, комиссия янында утырды. «Нишләп йөрисең, хәлләрең ничек?» - дип сорый. «Хәлләр начар, сез язган «Алтынчәч» операсыннан ария җырлаган идем, «икеле» куйдылар» дим. «Ничек «икеле»? — дип гаҗәпләнде. Шуннан бөтен укытучыларны җыеп, миндә өмет бар, перспективалы җырчы дип, мине укырга алдырды. Минем бер фәрештәм булды ул. Киләчәгемне күргәч, консерваториягә алдыргач, космоска очкан кебек булдым. Йөзенә кызыллык китермәдем. Тырышып укыдым. 

    «Тамашачы белән якын дустың кебек итеп аралашуны өнәмим»

    - Халык мәхәббәтен казаныр өчен җырчы нинди булырга тиеш?

    - Җырчыны бит тембры белән истә калдыралар. Менә Салаватны беркем белән дә бутап булмый, Зәйнәпне, Хәнияне, Әлфия апа, Илһам абыйны, Хәмдүнәне, Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Венера Шәмиева, Лилия Муллагалиева, Алинә Шәрипҗанова, Илнар Миранов, Марсель Вәгыйзовны… Аларны, радиодан яңгырасалар, бөтен кеше таный. Җырчыга үзенең матур тембрын табу бик мөһим. Аның өчен укырга кирәк, чөнки җырчы профессиясенең бөтен нечкәлекләрен, методикасын аңлар өчен, уку беренче урында тора.

    Реклама

    Культура, җыр культурасы, үз-үзеңне тотышың, нота белү, фортепианода күнегүләр уйнап алу — барысы да кирәк. Җырчы һөнәре бик җиңел дип уйламасыннар. Ул бик авыр. Кеше күңеленә онытылмаслык шәхес булып кереп каласың килсә, син үз тембрыңны табарга, җырны җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Тавыш күп кешедә бар, безнең халык җырлый торган, моңлы халык. Өстәл артында кунаклар арасында җырлау әйбәт күренеш, ләкин җырчы булыр өчен табигатьтән бирелгән сәләтне саклап, үстерер өчен син беркемгә дә охшарга тиеш түгел. Укырга, эзләнергә, табарга!..

    Халык мәхәббәтен яулау - җиңел әйбер түгел. Беренче чиратта, әлбәттә, ул хезмәт. Үзеңнең йөзең бердәнбер булуын исбатларга кирәк. Син башка җырчылардан аерылып торырга тиеш.

    Хәзер яшьләр җырчы һөнәренә омтыла. Алар акча бик җиңел бирелә, гонорарлар түләнә дип уйлыйлар, банкетларда җырлыйлар. Бу бик зур ялгышлык. Җырчы һөнәреннән дә авыр профессия юк дип уйлыйм. Шахтер профессиясенә тиңләр идем мин аны, алтын рудаларны казып чыгаруга тиң. Әгәр дә бу профессиядә халык күңелен тиз генә яулыйбыз дип уйласалар, бик ялгышалар, анда кабатланмас булу өчен әле шактый тир түгәсе.

    Тумыштан матур тембрлы җырчылар укып чыкты консерваториядә. Тик аларның тембрлары читтә беркемне шаккаттырмады. Профессиональ белем генә җитми, бик күп сыйфатларны үзләштерергә кирәк. Гомуми белем алу да өстенлек тота. Укырга кирәк, чөнки алар барысы да синнән комплекслы җырчы ясый. Уку дәверендә эстетика, философия фәннәре дә кешене формалаштыра. Җырчы формалашкан булырга тиеш. 

    - Бүгенге эстрадага нинди бәя бирәсез, нинди кимчелекләрен күрәсез? Яшь җырчылардан кемнәр бик өметле, сезнеңчә?

    - Хәзерге эстрадада җырчыларның саны бихисап. Аларның барысын да белеп бетермим хәтта. Шәхсән минем игътибарым җырның сүзенә дөрес басым ясаган, сәнгатьле итеп көйләгән, сәхнәдә үзен профессиональ тоткан, матур, затлы киенгән җырчыларга төшә, ләкин алар күп түгел. Эчке интуиция белән җырлаучылар, профессиональ белем алмаган җырчылар хәзер бик күп. Алар халыкка аеруча кызык. Алар халыкны үз дулкынына алып кереп китә, бик нечкә юлларын табалар, шуның белән уңышларга ирешәләр.

    Кайбер җырчыларның тавыш мөмкинлекләре дә күренми, алар янында оста биючеләр, музыкантлар игътибарны күбрәк үзенә җәлеп итә кебек. Алар концертның атмосферасын тотып, шоу тудыралар. Бу инде бик тә «акыллы» җырчылар эше. «Короля делает свита» диләр бит әле…

    Безнең хәзер җырчылар конъюктур дип әйтсәм, миңа үпкәмәләсеннәр. Әйтик, эчтәлеге бик тирән булмаган, халыкның зәвыгын бик төшерә торган, ниндидер ритмга салынган попса, кешене ритмда дулкынландыру, биетү, җыр арасында ниндидер сүзләр кыстыру — шушылар еш күзәтелә бит.

    Аннары кайбер артистлар сәхнәгә: «Казан, сәлам, ничек кәефләр?» - дип килеп чыга. Мин бу әйберләрне бик яратмыйм. Алар дөрес түгел дип саныйм. Кайберәүләр үзләрен гади, по-братански итеп тотып, оста сөйләргә дә тырыша. Дөрес, алар залларны да тутыра, ләкин тамашачы белән якын дустың кебек итеп аралашуны өнәмим, минемчә, алай ярамый. Без бит югары сәнгатьне, нәфис сүзне пропагандаларга тиеш. Нәфис сүз дә юк бит хәзер. Айрат Арсланов, Гөлшат Зәйнашева, Рәшит Сабировны алыйк — алар бит нинди сүз осталары иде! Ә хәзер кызыклы хәлләр, кешене көлдерер өчен мәзәкләр сөйләү китте, ә моның бит аерым юмор осталары бар. Җырчылар кешене көлдеререгә тиеш түгел, алар җырлары белән уйландырырга, кайбер дөрес булмаган фикерләрен башка юнәлешкә бордырырга тиешләр. Тавышыннан ләззәтләнеп, һәр тамашачы концерттан соң өенә күтәренке рухта кайтырга тиеш.

    Аннары хатын-кыз җырчыларының киемнәре турында әйтәсем килә. Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар, диләр бит. Кайбер җырчылар үз образларын дөрес тапмый. Үзләренә килешле прическага да кагыла бу… Матур, затлы концерт күлмәкләре белән салоннар тулган, ләкин кайбер җырчылар шуны сайлый белми. Синең җырларыңа, образыңа туры киләме-юкмы - шуңа игътибар итәргә кирәк. Зәвыклык җитеп бетми. Киенү - ул этика нормаларына да керә. Син ниндидер мәгънәсез, билдән түбән анекдот сөйлисең, ә күлмәгең принцесса Диана, королева күлмәге… Күлмәк синең образыңны тулыландырып, тамашачыга җиткерергә тиеш. 

    Интервьюныж дәвамы Интертат сайтында

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: