erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәвит Шакиров: «Әнигә «үги әни» дип дәшкәнем булмады»

"Әнием бик каты авырып, япь-яшь килеш үлеп китте. Исеме Мәгълүфә иде, без, өч бала, ятим калдык.

Иң өлкәнебезгә - 11, ә миңа нибары биш кенә яшь иде. Әти үзенә иптәшкә, балаларына әни булырдай биш хатын алып кайтып карады, әмма безгә, шук балаларга, берсе дә түзмәде. Ә менә алтынчы булып төшкән әни, Аллаһыга шөкер, безне үз балаларыдай тәрбияләүче үги әни булды. Бик усал һәм таләпчән иде, әмма бер дә кыерсытканы булмады. Без дә аңа бер дә "үги" дип эндәшмәдек. Тиешле тәрбия бирде: мәктәптә, техникумда укытты, армиягә озатты, өйләнгәндә дә үзенең зур өлешен кертте. Өстебез һәрвакыт бөтен, чиста һәм пөхтә булды. Укытучылар безне үрнәк итеп куйганнары әле дә хәтердә.

Әниле булгач, гаиләбез тагы да ишәйде: бер сеңел белән бер энебез туды. Бишебез дә бик тату булдык. Төпчегебез Ләйсән әни белән яши, алар бергә булгач, без тыныч.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/vit-shakirov-nig-gi-ni-dip-dshknem-bulmadyi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X