erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкара күзәтүчеләр Татарстандагы сайлау участоклары эше югары дәрәҗәдә оештырылганын билгеләделәр

Республиканың төрле муниципалитетларында урнашкан сайлау участокларында Испаниядән, Танзания һәм Гватемаладан, шулай БДБ составында булган Беларусь һәм Казахстан илләреннән күзәтүче экспертлар булдылар.

Чит ил күзәтүчеләре Алабуга, Арча, Биектау, Спас һәм Мамадыш районнарындагы, БДБ күзәтүчеләре Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендәге һәм Алексеевск районындагы участокларга барганнар. Һәр районда күзәтүчеләр өчәр сайлау участогындагы эшчәнлек белән танышканнар. Үзләренең фикерләре белән алар Бердәм мәгълүмат үзәгендә үткәрелгән брифингта бүлештеләр.
«Россиядәге сайлауларда иң гаҗәпләндергән күренеш шул: кешеләр бәйрәмгә барган кебек карыйлар: җырлар җырлыйлар, сый-нигъмәтләр бүләк итәләр — шулай сайлау күңелле вакыйгага әйләнә. Сайлауларның өч көне дә безнең өчен бик актив узды. Испаниядә андый сайлауларны әлегә кадәр күргәнем юк», — дип сөйләде брифнгта Президент сайлауларында күзәтү миссиясенең халыкара эксперты, тарих профессоры, Испаниянең геосәясәт институты әгъзасы Хосе Мануэль Менендес Манхон.
Тулаем барлык спикерларның фикерләрен алганда да, аларга иң нык ошаганы өч көн тавыш бирү системасы, участокларда видеокүзәтү һәм участокларда бәйрәм атмосферасы булган. Шулай ук алар сайлауларның заманча оештырылуына да игътибар иткәннәр.
«Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Сайлау процессында җитешсезлекләр ачыкланмады», — дип белдерде Беларусь күзәтүчесе Дмитрий Санько.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X