erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәткәрләргә тиешле премияне үзе алган ял үзәгенең элеккеге җитәкчесен хөкем иттеләр

Кама Тамагы районы прокуратурасы «Кама Тамагы муниципаль районының халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең элеккеге җитәкчесенә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт тарафыннан белдерелгән гаепләүне хуплады.

Хатын-кыз «Алдау», «Акча үзләштерү яки законсыз рәвештә туздыру», «Эш урыныннан файдаланып кылынган мошенниклык» һәм «Вазифаи вәкаләтләрне арттыру» маддәләре буенча гаепле дип табылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Судта ачыкланганча, 2019-2022 елларда ял үзәге җитәкчесе үзен һәм ике хезмәттәшен бүләкләү турында нигезсез указлар чыгарган. Шуннан соң премияләрнең бер өлешен үзе алган.

Моннан тыш, ул ике кешене фиктив рәвештә эшкә урнаштырган, шуларның берсе – үз туганы. Ә хезмәткәрләргә тиешле акчаны үз алып барган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бюджетка килгән зыянның күләме 245 мең сум тәшкил иткән.

Хатын-кыз үз гаебен таныган һәм акчаларны кире кайтарган. Суд аны 3 ел сынау срогы белән 3,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарган. Моннан тыш, ул ике ел дәвамында дәүләт һәм муниципаль оешмаларда җитәкче вазифалар башкара алмаячак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/xezmatkarlarga-tiesle-premiyane-uze-algan-yal-uzagenen-elekkege-itakcesen-xokem-ittelar-5866744

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X