erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Әй син, җирем, ничек күтәрдең соң таш бәгырьле җансыз адәмне...": Казан фаҗигасе турында шигырь язган Рүзәл Минһаҗев турында

Казандагы 175нче гимназиядәге фаҗига берәүне дә битараф калдырмады. Беренче ишеткән мәлләрдә бөтен кеше шок хәлендә булды. “Ничек инде? Тыныч тормышта? Мәктәптә?!” – дип өзгәләнде. Аннары бераз аңга килгәч, күпләр кулына каләм алды: шигырь-бәет язды...

Социаль челтәрләрдә дә күп булды алар. Һәрберсен елый-елый укыдык. Тыңладык. Бигрәк тә, яшел футболка киеп, яшел болын уртасына утырып, сыктый-сыктый “Йөрәгемнең күз яше” дигән шигырен укучы егетнең сүзләре бәгырьне телде. Ул бүгенге канлы вәхшилекне күрсәтер өчен, Җәлилнең шигъри юлларын да өстәгән. Аны күз яшьләрсез тыңлап та булмый. «Кем икән бу егет? Бигрәк талантлы!” – дип сокландык. 

Аның Мөслимнән булуын белдек. Һәм менә ул якларга юлыбыз төшкәч тә аның белән танышырга, күрешергә булдык. Әңгәмәбез ямьле Ык буенда барды. Кайбер сорауларга Рүзәл Минһаҗев җаныннан саркып чыккан шигырь юллары белән җавап бирде.

Беренче карашка Рүзәл яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормый кебек. Тик беренче карашка гына шул. Рүзәлне яхшырак белгән, күбрәк аралашкан саен, аның йөрәге тулы мәхәббәт икәнен аңлыйсың. Туган җиргә, телгә, милләтенә, гомумән, дөньяга һәм кешеләргә карата. Ә шигырьләре шушы ярату-сөюне аңлатыр өчен иң кулай чара. Ул инде шигырьләрне мәктәп елларыннан, балачактан ук яза. Кушаматы да – Шагыйрь. Шул заманда ук күңелендә әйтер сүзе бөреләнә егетнең. Беренче шигырен туган авылына багышлый.

Мөслим районында Рүзәлне белмәгәннәр юк. Мактаганны һәм мактанырга яратмаса да, белмәслек тә түгел шул: егетнең кулы алтын, йөрәге игелекле, теле җор.
Рүзәл туган авылы Метрәйне, туган нигезен бик ярата. Чаллыда КАМПИда укыганда да (белгечлеге буенча ул мерчендайзер) атна буе туган ягын сагынып шигырьләр язып ята да, яллар җитүгә юлга чыга. Метрәй дөньяның иң гүзәл җире шикелле тоела аңа. Сандугачлары, ул Ыгы... Ә инде диплом алгач калада төпләнергә теләми. Туган авылына кайтып үз эшен башлап җибәрә. 2013 ел була ул. Әти-әнисе сөенеп туялмый.

Балтач якларында йөргәндә калайдан эшләнгән бизәкле почта әрҗәләренә, тәрәзә яңакларына сокланган була. Тота да шуларны эшли башлый. Ярдәмгә башта бер туганын ала, аннары тагын дүрт егет кушыла. Туган авылын яратмаган кеше юктыр инде ул. Ләкин анда калып, аны яшәтүчеләр генә сирәк. Рүзәл шундый сирәкләрнең берсе. Авылның гомерен озайтырга теләп, туган нигезендә яңа йорт җиткереп ята. Билгеле инде, тәрәзәләре сырлы-бизәкле булачак. Бәхет теләп торачак. 

Рүзәлнең соклангыч сыйфаты – игелеклелек. Ул аны башкаларга, тирә-юнендәгеләргә дә йоктырырга өлгергән инде. Башта яшь ярымлык Регинага зур суммалар җыярга булышкан. Аннары нәни Шамилгә аякка басарга ярдәм иткән. “Игелеккә бер адым” дигән программалары шулай туган. Кемгә кыен, кем авыр хәлдә калган – шуларга ярдәм кулын сузарга әзер торучы егетләр алар.

Актаныш районы Ахун авылы кызы, Чаллыда шәфкать туташы булырга укучы 20 яшьлек Гөлгенә Сафина имтиханга барганда юл һәлакәтенә юлыгып, авыр җәрәхәтләр алган. Бүген Испаниядә дәвалана ул, бик күп операцияләр кичергән. Кызның фаҗигасе турында ишеткәч тә, булдыра алган кадәр ярдәм итәргә уйлаган Рүзәл һәм аның дуслары. Концертлар оештырганнар, ярминкә дә уздырганнар. Кем милли ризыкларыбызны пешереп алып килгән. Кем бәйләгән-теккән әйберләрен. Рүзәл үзе почта әрҗәләре ясаган. Хәзер кызга ай саен 1,5 миллион сум акча җибәреп торалар. “Тизрәк терелсен генә!” – дип тә телиләр. Бер белмәгән кызда бер белмәгән кешеләр шулай яшәү өмете уята. Кешеләрнең үзенең гомере өчен шулай тырышулары кызга да көч-дәрт бирә икән. Ул акрынлап савыга башлаган. Озак вакытлар комада яткан кыз әнисенең туган көнендә аңа бүләк итепшушы хәлдән соң беренче тапкыр: “Әни!” – диеп эндәшкән.
– Ходай барысын да күреп-белеп тора. Кешене кабатларга яратмыйм. Яңалык яратам! – ди Рамазан ае буе ураза тоткан иманлы егетүзенең иң төп сыйфатларын санап.

Алар һәрбер эшкә “Бисмилла” әйтеп тотына. “Бары тик хәерле хәбәрләр генә килсен!” – дигән теләк белән ясыйлар алар һәрбер почта әрҗәсен. Бу шәфкатьле, игелекле егетләрнең даны бик тиз тарала. Һәркемнең аларның оста куллары тигән әйберне үзендә булдырасы килә. Аларның бәхет китерәсенә ышанучылар саны хәзер көннән-көн арта. Татарстаннан читтә – Башкортстан, Оренбург, Самара өлкәсе авылларының өйләрен дә бизи гади калайга җан өреп, алар ясаган әйберләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

...Теге канлы иртәле 11 май көнне дә Рүзәл Минһаҗев дуслары белән эштә була. Бер йортка бизәкле тәрәзәләр куйган чакта ишетә ул бу шомлы хәбәрне. Ишетә дә катып кала. Кулыннан эше төшә. Ничек кирәк алай (әле бит начар эшләргә дә ярамый, фирманың абруе югалырга мөмкин) эшен башкара. Йөрәккә бит әмер биреп булмый – ул бертуктаусыз елый. Ә инде кайтып барганда Рүзәл түзми: яшел болын янында машинасын туктада да йөрәгенең күз яшьләрен шигырь юлларына сала. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә диләр. Хак сүзләр. Ирләр еламый диләр. Аларның йөрәкләре күз яшен коя икән бит. Әгәр дә битараф булмаганнарга һәм игелек кылучыларга бирелә торган орден булса, Рүзәл аның тулы кавалеры булыр иде.

Шушы көннәрдә генә Рүзәл дуслары белән Казанны яуларга килде. “Мөслим кырмыскасы” дигән төркем белән “Әйдә, Шаярт!”та катнаштылар. 14 яшеннән КВНда ул. 

Бар эшкә дә өлгерә торган бу шәфкатьле егет 1990 елның көзендә туган. Хәтерегездә булса, республикабызның азатлык алып, иркен сулап, сөенеп, киләчәккә өмет белән карап яшәгән көннәре. Күрәсең, ниндидер могҗиза белән халкыбызның шушы халәте шул чакта якты дөньяга килгән Рүзәлнең күңеленә дә ниндер хикмәт белән кереп тулгандыр да, җанында учак кабызгандыр. Бик озак янар, яктысы-җылысы күпләргә җитәрлек учак булсын иде ул.

“Без бүген йөгерәбез, чабабыз. Ашыгабыз. Алда ни көтәсен белмибез! Ходай безгә берләшер өчен сынаулар бирә. Кара болытлар астында калганда мәрхәмәтле йөрәкләрнең бу җирдә күп булуы безгә ышаныч, яшәргә көч бирә”. Рүзәлнең инстаграм сәхифәсендәге бу юлларда егетнең бөтен күңел халәте. 

Тагын шунысын да телим. Бу игелекле, таланты уңган егетне аңлаучы – санлаучы, аның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итүче бер акыллы, сөйкемле татар кызы табылсын иде дә, Рүзәлнең үзе шикелле үк шәфкатьле тупырдап торган сабыйлар табып биреп, егетнең бәхетен тагын да түгәрәкләсен иде. Рүзәл моңа бик тә лаек.

Хәбәр иткәнебезчә, Казандагы фаҗигадә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр гаиләләренә Россия Президенты Владимир Путин һәрьяклап ярдәм итәргә боерды. Әлеге мәсьәләне Путин үзенең игътибар үзәгенә алды.

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/y-sin-irem-nichek-ktrde-so-tash-bgyrle-ansyz-admne-kazan-faigase-turynda-shigyr-yazgan-rzl-minaev-turynda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X