erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел алды йолдызнамәсе

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның бу атнасы бәйрәм ыгы-зыгысы белән тынгысыз булыр. Күңелсезлекләр туу ихтимал. Хезмәттәшләрегезгә бар нәрсәне дә сөйләргә тырышмагыз. Килешүләр соңгы моментта өзелергә мөмкин. Күзәтүче ролен сайлагыз һәм бәхәсләрдән читтәрәк торыгыз.Төп игътибарны гаиләгегезгә юнәлтегез.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05) ларга бөтен игътибарын сәламәтлеккә юнәлтергә кирәк. Физик эштән ял итегез, иммунитетыгызны ныгытыгыз, югыйсә вируслы авырулар йоктырырсыз. Сәяхәтләрне кичектереп торыгыз. Вакытыгызны тынычлыкта үткәрегез.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланып калырга омтылыгыз. Барлык вакыйгалар да сездән яхшылап үлчәп,  дөрес нәтиҗә ясауны таләп итә. Романтик хисләр зур тизлек белән кабынып китәр. Ләкин чамасын белегез,  вакытында юл бирергә өйрәнегез. Сабыр булыгыз, сөйгәнегезгә сюрпризлар ясагыз.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларның атнасы киеренке булыр. Конфликтлардан читтәрәк йөрегез. Кемдер сезне юри бәхәстә катнаштырырга тели. Һәр сынауга аек акыл һәм позитив кәеф белән карагыз. Шул вакытта гына барына да җиңел ирешерсез һәм уңыш яуларсыз.
    
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарны  бу атнада дуслар, туганнар белән очрашулар көтә. Ләкин бу очрашулардан арып китүегез ихтимал.  Мәшәкатьләр булдырмас өчен кафеда яисә башка җирдә очрашыгыз. Сәламәтлегегезне саклагыз. Җылы киенегез.
Төп игътибарны гаиләгегезгә юнәлтегез

КЫЗ (23.08-22.09)ларның бу атнада рәхәтләнеп бәйрәм итәсе килә.Тик бу финанс мәсьәләсенә килеп төртелә. Шуңа күрә гадирәк ял итегез, паркка барыгыз, чаңгы шуыгыз. Вакытыгызны балаларыгызга багышлагыз. Мәхәббәттә яңа учак янып китүе мөмкин.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, бар мәсьәләләрне гаиләгез белән хәл итегез. Бәлки сезнең кунак чакырасыгыз киләдер, тик гаиләгезгә бу ошамас. Бергәләп хәл итәргә тырышсагыз күпкә отышлырак булыр. Атна ахыры көнкүреш мәшәкатьләргә бай булыр. Якыннарыгызга сезнең мәхәббәт җитеп бетми.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ЧАЯН (24.10-22.11)нар, яңа танышулардан туктап торыгыз. Дус бар, дошман бар дигәндәй, бөтен кешегә дә ышанып бетмәгез. Югыйсә ялгышуыгыз бар. Эштә барын да үз җилкәгезгә алырга тырышмагыз. Һәр яңалыкка әзер торыгыз.Әлегә сәламәтлекне ныгыту комачау итмәс.


УКЧЫ (23.11-21.12) лар акчагызны сарыф итмәгез. Финанс өлкәсендә проблемалар тууы бар. Дусларыгыздан бурычка сорамагыз. Яныгызда дуслыкны исбат итә алган кешеләр генә калыр.Сездә бар өмете булган кешеләрнең ышанычын акларга тырышыгыз. Ашыкмаска, сабыррак булырга, уйлап эш итәргә киңәш ителә.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01) Күңелегез күтәрелеп киткәнен, канәгатьлек хисе биләп алганын сизми дә калырсыз.  Атна буе яхшы кәеф гарантияләнә. Барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланып калырга омтылыгыз. Бәхәскә керергә яратучы кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Горурлыгыгызны тыеп тыйнаграк булыгыз.

СУКОЯР (19.01-18.02)ларга йолдызлар активрак булырга киңәш итәләр. Ялгызлыктан арыныгыз. Компаниядә ял итегез һәм күңел ачыгыз. Депрессиядән котылу юлларын эзләгез. Барысы да сезнең кулыгызда. Вакытыгызны гаиләгегезгә юнәлтегез.

БАЛЫК (19.02-20.03) Атналык планнар кормагыз, бүгенге көн белән яшәгез. Ялгызлар вакытларын дуслар янәшәсендә үткәрерләр. Күңел ачып кына тормыш бармый. Юк-барга акча сарыф итмәгез, ахырдан үкенергә калмагае. Якыннарыгызга сезнең игътибарыгыз җитеп бетми.

http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/yaa-el-aldy-yoldyznamse

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X