erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел табыны ничә сум?

Сез дә Яңа ел табынын «Оливье», «Сельдь под шубой» салатларыннан, пилмәннән, мандариннан башка күз алдына китерә алмыйсызмы? ("Шәһри Казан").

 

Менә шушы ризыклар булмаса, өстәлдә нәрсә генә булмасын, табын буп-буш кебек тоела. Без һаман бәяләр артты, дип зарланабыз. Бу салатларны ясау, быел уртача ничә сумга төшә икән?
Рецепты барыбызга да таныш. Хәзер онлайн сатып алулар популяр булганлыктан, салатка кирәкле ингредиентларны да шулай гына алып карарга булдык. Бәяләр әллә ни аерылмый.

“Оливье” салаты
Яшел борчак (200 гр) – 60 сум
Колбаса «Докторская» (300 гр) – 350 сум
Тозлы кыяр (300 гр) – 120 сум
Кишер (200 гр) – 20 сум
Бәрәңге (500 гр) – 25 сум
Суган (150 гр) – 20 сум
Йомырка (4 данә) – 38 сум
Майонез – 70 сум
Укроп – 50 сум
Уртача бәя 680 сум чыга.

«Сельдь под шубой» салаты
Сельдь филесы (300 гр) – 199 сум
Суган (150 гр) – 20 сум
Бәрәңге (300 гр) – 20 сум
Кишер (300 гр) – 25 сум
Чөгендер (300 гр) – 30 сум
Йомырка (3 данә) – 27 сум
Майонез – 70 сум
Уртача бәя 391 сум чыга.

Әлбәттә, авылда яшәүче укучыларыбыз өчен бу бәяләр бик үк актуаль булмаска мөмкин. Беренчедән, салатлар өчен кирәк ингредиентларның күбесе үз бакчаларында үстерелгән. Икечедән, кибеттә бәяләр дә башка төрле булырга мөмкин. Шулай ук кайбер товарларның акция буенча алынуы да ихтимал. Болар – бүген кибетләрдә булган уртача саннар.

Әйтик, пилмән ясау өчен дә шул ук йомырка, он, фаршын саный башласаң, арзанга чыкмый. Фаршның бер килограммы – уртача 400 сум. Әзер пилмәннең дә килограммы якынча шул бәя чыга.

Табынга тагын бик күп төрле сый-хөрмәтләр әзерләргә мөмкин. Әлбәттә, ул һәр кешенең үз эше. Аз-азлап төрле ризык булганда, ел буе табын да шулай сыгылып торыр, дигән ышануылар да йөри. Иң мөһиме – ким дигәндә, кышкы озын ялларның 3 көнендә булса да әзерләнгән тәмле салатларыгызны ашап бетерерлек булсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ике төрле салат ясау гына да (алар әле иң арзанлы продуктлардан тора!) 1000 мең сумга чыкканын исәпләгәндә, 4 кешелек гаилә өчен Яңа ел табынын кору уртача 6-7 мең сумга чыга.

КИҢӘШ!
Кибеткә продукция алырга барганда, кулыгызда кирәк әйберләрнең төгәл исемлеге булсын! Кибеттә күз төшкән һәр нәрсәне алырга ашыкмагыз! Граммлап язылган булса, тагын да яхшы.
Шулай ук продуктлар алырга барганда, тамагыгыз тук булсын. Ач карынга артык әйберне күпләп алу – белгечләр тарафыннан дәлилләнгән факт.
Конкрет сумма акча алып бару хәерле булыр. Банк картасы белән түләү уңайлы булса да, кулыгызда акча булганда, сез артыгын тота алмаячаксыз.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/yaa-el-tabyny-nich-sum

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X