erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел табыныннан ризык алып капкан сабый үлгән

Ир белән хатын нәни баланы алып, бакча йортына Яңа ел каршыларга килә.

Россия Тикшерү комитетының Ленинград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе 10 айлык бала үлемен тикшерә. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты язды.

Тикшерү ачыклаганча, сабыйны 2 гыйнварда «Восход-6» бакчачылык ширкәтендә урнашкан йорттан хастаханәгә китерәләр.

Баланың ата-анасы сүзләренчә, бу гаилә бакча йортында Яңа ел каршылый. 1 гыйнварда баланың хәле китә. 2 гыйнварда бу гаилә өйләренә кайтырга җыена. Ләкин баланың хәле бик начарлана. Шуңа күрә әти белән әни кеше хастаханәгә барырга карар кыла. Ләкин хастаханә табиблары балага ярдәм итә алмый инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Башлангыч мәгълүмат буенча, 10 айлык кыз Яңа ел табыныннан сыр алып ашый. Ул тагын башка берәр ризык алган булуы да ихтимал. Шуннан соң баланың эче шулкадәр зур булып күперә, ул сулыш та ала алмый.

Тикшерүчеләр хастаханәгә бара. Баланың мәетендә көч кулланып үтерү билгеләре табылмый. Судмедэкспертиза һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.

https://intertat.ru/news/incident/06-01-2020/eche-shulkad-r-zur-bulyp-k-perde-ya-a-el-tabynynnan-rizyk-alyp-kapkan-sabyy-lg-n-5714660

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X