erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел төнендә кар явармы?

Татарстан башкаласында КФУ метеомәйданчыгында кар катламының биеклеге әлегә 6 см.

Тиздән Татарстанга Көнбатыш циклоны киләчәк һәм озак көтелгән кар явачак. Яңа ел төнендә дә Казанда кар явуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Без көнбатыштан фронтлар белән циклон килер дип өметләнәбез, 30, 31 декабрьдә һәм 1 гыйнварга күп кар явачак. Температура фоны шунда ук күтәреләчәк. Яңа ел алдыннан басым сизелерлек түбәнәя һәм кар явар дип көтелә», — диде ул.

Переведенцев сүзләренчә, безнең полосада кышка күп кар яву, көчле җил һәм бозлавык хас. Быелның декабрендә кар күп яумады, әмма көчле җил һәм бозлавык булды. Температура да сирәк төште. Матбугат конференциясендә катнашучылар Татарстанда декабрьдә кар булмау — социаль челтәрләрдә күп фикер алышына торган темаларның берсе булуын әйтте.

«Соңгы көннәрдә барысын да кар яву кызыксындырды. Интернетта хәтта «карга тимәгез — ул Яңа елга» дигән шаярту барлыкка килде. Хәзерге вакытта КФУ метеомәйданчыкларында 6 см кар катламы ята. Бу күпме яки азмы? Бу аз, шуңа да карамастан, бу елның аналоглары бар», — диде КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

КФУның метеорология кафедрасы хезмәткәрләре соңгы гасырда Татарстан башкаласында һава торышына анализ ясаган. 1982 елның 27 декабренә кадәр Казанда кар бөтенләй булмаган икән. Быелгы шундый ук хәл 1990 һәм 2008 елларда булган. 2008 елның 27 декабрендә Казанда кар булмаса да, өч көн эчендә кар яуган һәм Яңа ел төнендә бөтен шәһәрне ак юрган белән каплаган.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X