Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Яңа елның яңа кагыйдәләре

    2022 елның беренче аенда Россиядә бик күп кануннар үз көченә керәчәк. Елны көтеп алдыгызмы? Яңалыклары белән бергә каршы алыгыз. Яңа елдан алып Россиядә яшәү минимумы күләме артачак. Элек бу сумма 12792 сум булса, гыйнвар аеннан 13 890 сумга күтәрелә. (Шәһри Казан, Лилия Локманова)

    Эшкә яраклы кешеләр өчен яшәү минимумы – 13793, пенсионерларга – 10882, балаларга 12274 сум күләмендә билгеләнгән.
    Бу күрсәткечләр индексацияләнергә тиеш дигән нормалар хәзер Конституциядә беркетелгән. Шуны да искәртергә кирәк, Президент Владимир Путин индексацияне фаразланган инфляциядән дә күбрәк суммага, ягъни 8,6 процентка индексацияләргә дигән иде.

    Сүз уңаеннан, индексацияләү башка төр социаль пособиеләргә, хезмәт хакларына да кагыла. Социаль түләүләр хакындагы мәгълүматларны исә МФЦдан яисә җирле үзидарә органнары аша белергә мөмкин булачак. Моңа кадәр мәгълүматны Бердәм дәүләт порталы аша ачыкларга мөмкин  иде.
    Ана капиталы да артуын дәвам итә. Ул ел саен 1 февральдән индексацияләнәчәк. Хәзергә беренче бала өчен 483,8 мең, икенче балага 639,4 мең сум күләмендә түләүләр каралган. Быел икенче балага ана капиталы күләме 719 мең сумга җитәчәк.

    Өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә бирелә торган түләүләр алуда да үзгәрешләр бар. Моның өчен гаиләдәге һәр кешенең кереме төбәктәге яшәү минимумыннан ике тапкыр артмаска тиеш булачак. Моңа кадәр түләүләрне узган елның ике кварталы буенча исәплиләр иде. Хәзер мөрәҗәгать иткән ел күрсәткечләре буенча түләүләр каралачак.

    Инвалидлык буенча пенсияне алу өчен хәзер гариза язу таләп ителмәячәк. Социаль түләүләр алу өчен, мисалга, пенсияне яшәү минимумына тутыру өчен дә гариза язасы түгел.
    Моннан тыш Пенсия фонды 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга һәм 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга өч елга бер тапкыр аларның пенсияләре ничек формалашуы хакында мәгълүмат җибәреп торачак.

    Салымнарга килсәк, 1 гыйнвардан алып спорт белән шөгыльләнгән өчен 13 процент салым кайтару мөмкинлеге булдырыла.
    10 гыйнвардан Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар өчен җинаять җаваплылыгы турындагы канун  гамәлгә керде. Канун нигезендә, ике тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган (административ хокук бозулар дип табылган очракта) машина йөртүчене җинаять җаваплылыгына тарта алачаклар. Мондый җәза тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан һәм аннан да күбрәк арттырган өчен, шулай ук каршы як полосага чыккан яки трамвай юлыннан хәрәкәт иткән өчен каралган. Хәзер 200 меңнән 300 мең сумга кадәр яисә 1 елдан алып 2 елга кадәр чорда хөкем ителүченең керемнәре күләмендә штраф салыначак. Шулай ук 2 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм янә руль артында тотылган шоферлар ике елга кадәр колониягә эләгергә мөмкин.

    Реклама

    Быелдан алып йортларда бары тик “акыллы” электр приборлары урнаштырачаклар. Хәзер электр күрсәткечләрен идарә компанияләренә юллау таләп ителмәячәк. Җиһазларны электр оешмалары үзләре урнаштырачак.

    Лицензияләре булмаган зоопарклар, цирклар, дельфинарийлар һәм океанариумнарга эшләү тыела.
    Ростуризм сайтында тикшерелгән туристик агентлардан торган махсус реестр булдырылачак. Бу гражданнарның ялы уңайлы һәм куркынычсыз үтсен өчен эшләнелә. Моннан тыш Россиядә рәсми рәвештә авыл туризмы барлыкка килә. Кечкенә шәһәрдә яисә җирлектә  30 меңгә кадәр кеше яши икән, ул авыл туризмы категориясенә керәчәк.

    Шәраб дип моннан соң виноградны әчетеп ясаган эчемлекләргә генә язарга ярый. Әгәр башка юл белән җитештерелгән исерткеч эчемлек этикеткасына шәраб дип язалар икән, ул ялган саналачак.

    Раил Вәлиев фотосы
     

     http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/yaa-elny-yaa-kagyydlre

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: