erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

  Яңа Кенәр авылында өлкәннәр ункөнлеге мәдәният йортында

  Бу көнне без хөрмәткә лаек өлкән авылдашларыбызга  матур бәйрәм, күңел хөрлеге бүләк итттек.

 

         Алтын көз... Күп кенә олы кешеләр үзләренең тормышларын менә шушы  ел фасылына тиңлиләр. Һәр ел  фасылының үз матурлыгы: кыш безне аклык-сафлыгы белән куандырса,яз яшеллеге,җәй җылы кояшы,матур чәчәкләре белән шатландыра, көз  үзенең мул уңышы белән күңелләрне сөендерә. Менә кеше тормышында да шулай буладыр. Яшьлек - өмет һәм мәхәббәт белән тулы чор. Өлкән еллар-иҗади көчләрнең чәчәк атуы, балалар һәм оныклар турында кайгырту чоры.

         Яңа Кенәр авылында өлкәннәр ункөнлеге мәдәният йортында авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән “Сабырлык, тыйнаклык, гадилек, олылык, Сездәге иң матур сыйфатлар” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә белән башланды. Бу кичәдә без өлкәннәребезгә йөрәк түрләреннән чыккан җылы, матур теләкләребезне юлладык. Үзешчәннәребез үзләренең иң яратып җырлаган җырларын, бию түгәрәгенә йөргән балалар үзләренең иң дәртле биюләрен бүләк иттеләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         Бәйрәмгә килгән өлкән буын авылдашларыбыз мәдәният йорты фойесында әзерләнгән җылы чәй һәм тәмле ризыклардан авыз иттеләр.

         Бу көнне без хөрмәткә лаек өлкән авылдашларыбызга  матур бәйрәм, күңел хөрлеге бүләк итттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X