erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якын арада Россия халкы тормышында нәрсә үзгәрәчәк?

1 июльдән нинди кануннар гамәлгә керә, нинди яңалыклар көтелә – сүз шул хакта булыр. ("Шәһри Казан", Дания Нәгыйм)

Бурычлыларның яшәү минимумын саклап калуга хокукы
Әлеге канун нигезендә, бурычлылар яшәү минимумын тотып калмауларын сорап, турыдан-туры кредит оешмасына гариза тапшыра ала. Шулай итеп, түләттерүче оешма банкка башкарма документ тапшырган булса да, суд приставларын җәлеп итми генә яшәү минимумы күләмен саклап калып булачак.

Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе
Хәзер россиялеләр үзләре белән Мәҗбүри медицина иминият полисы булмаган очракта да медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә алачак. Медицина учрежденияләрендә йә ОМС полисы, йә шәхесне раслаучы документ күрсәтү дә җитәчәк.

Паспортны рәсмиләштерү вакытын кыскарту
2022 елның 1 июленнән паспортны рәсмиләштерү вакыты үзгәрәчәк. Хәзер, Эчке эшләр министрлыгы органы яисә МФЦ тарафыннан гражданнан документлар кабул ителгәннән соң, паспортны рәсмиләштерү вакыты биш эш көненнән дә артмаска тиеш.

Кулланучы кредитының тулы бәясе турында мәгълүмат
3 июльдән кредит оешмаларын кулланучылар кредитының яисә займның тулы бәясен күрсәтергә мәҗбүр итәчәк канун үз көченә керә. Әйтик, еллык процентларда бәя өтердән соң өченче билгегә кадәр күрсәтелергә тиеш.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, кертемнәр буенча килешү төзегәндә, банклар минималь гарантияләнгән ставканы килешүнең беренче битендә күрсәтәчәк.
2022 елның июленнән туристик маршрутларда экскурсоводлар һәм гидлар-тәрҗемәчеләр булып Россия гражданнары гына эшли ала.
Шулай ук үзгәрешләр экскурсоводларга да кагылачак: 2022 елның июленнән туристик маршрутларда экскурсоводлар һәм гидлар-тәрҗемәчеләр булып Россия гражданнары гына эшли ала.

Махсус салым
2022 елның 1 июленнән кече бизнес өчен махсус салым режимы үз көченә керә. Кече бизнес һәм шәхси эшмәкәрләр яңа эксперименталь салым режимын — салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын (АУСН) куллана алачаклар.
Мондый эксперимент 2027 елның 31 декабренә кадәр Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстанда дәвам итәчәк. 
Бу салым экспериментында катнашучылар өчен хисап азрак булачак һәм аларга иминият кертемнәрен түләргә кирәкми.

Анна Арахамия фотосы

 Чыганак http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/yakyn-arada-rossiya-khalky-tormyshynda-nrs-zgrchk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X