Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ялган штрафлар килә башлаган, ялгышып түләмәгез!

    Мошенниклар бик еш халыкны алдауның яңа ысуллары белән “сөендерә”.  Күптән түгел алар яңа алдау юлын уйлап тапкан.

     

    Кулланучылар хокукын яклау өлкәсен күзәтү буенча федераль хезмәт хәбәр итүенчә, почта аша гражданнарга һәм юридик затларга, Роспотребнадзорның территориаль органы тарафыннан салынган штрафны түләргә дигән квитанция килә. Тик анда күрсәтелгән реквизитлар административ штраф түләү реквизитларына туры килми.

    Роспотребнадзор кисәтә, административ җәза билгеләнүе турындагы карарда акча алучының Россия Федерациясенең федераль казначылык территориаль органындагы счеты күрсәтелергә тиеш. Әгәр андый таләп алгач шикләнәсез икән, Роспотребнадзорның территориаль органына мөрәҗәгать итегез.

     

     

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: