Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Ярату": Римма Никитина белән Ринат Рахматуллинны нәрсә бәйли?

    Җырчы Римма Никитина автор-башкаручы Ринат Рахматуллин белән бергә концертлар куя башлаган. Алай гына да түгел, ике җырчы мәхәббәт темасына дуэт яздырган.

     

    “Ринат абый мине концертларында чыгыш ясарга чакырды. Уйламаганда аның “Ярату” дигән җырын дуэт итеп җырладык. Тамашачы бик яратып кабул итте. Дөресен генә әйткәндә, болай җылы кабул итәрләр дип уйламаган идек... Ринат абый белән тагын бер уртак җырыбыз бар. “Ай-һай, иркәм” дип аталган өр-яңа җыр тиздән дөнья күрәчәк. Бу җырга да зур өметләр баглыйбыз. Май аенда 8 көнгә Пенза, Саратов, Чувашия якларына концертлар белән чыгып китәчәкбез”, - диде Римма.

    Реклама

    Реклама

    Шәхси тормышына килгәндә, “кияүгә чыкмадым, бәби тапмадым, әлегә вакыт юк”, - диде Римма Никитина.
     

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/yaratu-rimma-nikitina-beln-rinat-rakhmatullinny-nrs-byli

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: