erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярты гасырдан соң очрашу

Җәйнең кояшлы, матур бер көнендә Арча районы Урта Пошалым мәктәбен 1969 елда тәмамлаучылар белән, ярты гасыр үткәч, Казанда очрашу оештырдык.

Бу очрашуга бер ай вакыт үтеп китсә дә, мин һаман да шуның якты тәэсиреннән айный алмыйча сөенеп йөрим һәм хисләремне шушы язмага салырга уйладым.

Җәйнең кояшлы, матур бер көнендә Арча районы Урта Пошалым мәктәбен 1969 елда тәмамлаучылар белән, ярты гасыр үткәч, Казанда очрашу оештырдык. 30 укучыдан 10 кеше (6сы инде арабызда юк) җыелдык. Илебезнең төрле почмакларында яшәгәнгә күрә, кайберләребез белән 50 ел күрешкән булмаган икән бит. Шушы еллар эчендә танымаслык булып үзгәргәннәребез дә бар. Күрешүебезнең сөенечле мизгелләрен аңлатып бирердәй сүзләр дә таба алмыйм. Олыгайганбыз. Һәрберебезнең йөзенә язмыш үзенең тирән сырларын салган, чәчләренә чал кундырган.

Тиз арада гына әзерләнгән мул табын артында Әлфия Хаҗиева, бик матур итеп, үзе язган шигыре белән очрашу кичәсен ачып җибәрде:

50 ел үтеп киткән,

Үтеп киткән, туктап тормаган...

Бик озак сөйләшеп, көлешеп, серләшеп утырдык. Яңадан яшьлеккә кайтып, яшь-гүзәл чакларны, кыңгыраулы күңелле мәктәп елларын, үзебезгә белем биргән укытучыларны хөрмәтләп искә алдык.

Хәзер инде барыбыз да лаеклы ялда, балаларга оныклар үстерешәбез. Шунысы бик сөендерде: хәзер дә тынгы белмиләр, картаерга ашыкмыйлар икән классташларым. Күзләрендә дәрт уты яна. Яшәү дәрте. Тормыш дигән олы диңгездә тирән эз калдырырга тырышып яшиләр: Әлфия – Казанда яши, КАИ бетергән, шигырьләр яза, ветераннар хорына йөри, Зөлфирә – Балтачта “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының актив әгъзасы, география укытучысы Әмир Шәрәфиев, күпьеллык күзәтүләренә нигезләп, һава торышын фаразлап, радиодан, телевидениедән чыгышлар ясый, Илдус – Эчке эшләр министрлыгы ветераны, милиция подполковнигы, Рәфкать – Казан Дәүләт университетын тәмамлап, җитәкче урыннарда эшләгән, Сөембикә – укытучы, Дания белән Сания тормышта үзләренә лаеклы һөнәр сайлап, үз юлларын тапканнар, Нурсия – КХТИ тәмамлап, химия өлкәсендә эшләгән, хәзерге көндә Чаллы шәһәрендә яши. Һәрчак  күңелләрегез белән шулай яшь калыгыз, классташларым.

Күңелләрдә мәңге сакланырлык бу искиткеч очрашуны оештырган киң күңелле, ачык йөзле, классташыбыз Даниягә һәм аның кызы Гөлнарага чын күңелдән мең рәхмәт!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тагын да шулай очрашып, бер-беребез белән элемтәдә булып, хәлләр белешеп, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын иде.

Әйтәсе килгән сүзем шул: исән чакта сез дә, мөмкинчелек табып, шундый очрашулар оештырыгыз.  Чыннан да, җырда җырланганча, җир астыннан юллар булмас, бер очрашу – үзе бер гомер бит!

Рәзилә Ногманова (Садыйкова),

укытучы.

Түбән Кама шәһәре

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X