erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека» программасы буенча 441 яшь гаилә фатир алды

Әлеге программа 2020 елның июлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте

Татарстанда 441 яшь гаилә 2020 елның җәендә башланган «Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека» республика программасы буенча фатир алды. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге программа буенча Казанда 174 яшь гаилә, Түбән Камада — 144 гаилә, Әлмәттә 46 яшь гаилә фатир алды.

«Яңа программаны тормышка ашыру безгә „Торак һәм шәһәр мохите“ илкүләм проекты кысаларында гына түгел, ә, һичшиксез, „Демография“ илкүләм проектын да гамәлгә куярга этәргеч бирә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. Дәүләт җитәкчесе бу эшләрнең максатларын 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән 474нче санлы указында билгеләде, аны «май указы» дип тә атыйлар.

https://tatar-inform.tatar/news/ecology/02-07-2021/tatarstanda-k-chle-ya-gyr-k-tel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X