erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь җырчы Лэйна Дилә Нигъмәтуллинадан 70 мең сум акча таләп итә

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаны “Миләшләрем” җыры өчен судка бирүчеләр мәгълүм булды. Бу – яшь җырчы Лэйнаның продюсерлары. Баксаң, “Миләшләрем” җырының хокуклары хәзер Лэйнада икән ("Шәһри Казан").

 

Ике як та әлеге хәлгә карата үз фикерен белдерде.

Дилә Нигъмәтуллина: “2014 елда Зөфәр Хәйретдиновтан җырны җырларга рөхсәт алып, аранжировка эшләп җырлый башладым. Бернинди килешүләр төземәдек. Элек, гомумән, шулай на "честном слове" гына сөйләшеп җырлый идек. Җыр РАОда (Россия авторлык хокуклары җәмгыятендә) теркәлгән, мин һәр концерттан процентларын китереп бардым. Ике як та кәнәгать.

Җырны бик яратып башкара идем! Әмма нишләсәң дә, минем өчен ул барыбер минем җыр түгел, ә кавер җыр, ретро җыр булып торды. Чөнки нәкъ шул чор җырларын тыңлап үстем мин. Нәкъ иң беренче җырлаган җырларым Алсу Хисамиева репертуарыннан иде! Мин концертларымда да нәкъ шулай дип әйтә идем дә!

Берзаман интернетта “Миләшләрем” җыры белән яңа клип пәйда булды! Бөтенләй башкача яңача стильдә! Мине бу факт битараф калдыра алмады. Мин җырның композиторына шалтыратып, бу хакта сорадым. Зөфәр абый: “Син борчылма, ул бит бөтенләй башка стильдә җырлый, ә синең башкаруың да икенче. Һәр кешенең үз тамашачысы! Син дә җырла, ул да җырласын”, - диде.

“Миләшләрем” җырын һәр җырчы үз стилендә җырлый килде! Әле 2020 елның февралендә Зөфәр абый мине концертына да чакырды. Анда ул: "Вакыт җитсә, “Миләшләрем”не дә җырларсың”, - дигән иде.

Көннәрдән бер көнне, миңа җырчының продюсерлары претензия белән чыкты. Алар әйтүе буенча, мин берничә кисәтүгә карамастан, “Миләшләрем” дигән җырны башкаруымны дәвам итәм, һәм миннән акчалата компенсация таләп иттеләр. Мин шок хәлендә! Нинди кисәтү? Ничек?  Мин тизрәк Зөфәр абыйга шалтыратам: “Ни бу? Сез миңа җырларга ярый дидегез бит!” - дим. Зөфәр абый мине тынычландыра башлады! “Юк индеее, борчылма! Ул реаль әйбер түгел! Кем аның өчен судка биреп йөрсен инде”. Мин ышандым инде! Ул бит РАОның җитәкчесе!

Ә чын барлыгында ярамаган икән! Ул җырны аларга бөтен хокуклары белән сатып биргән! Ә миңа нигә алай дип җавап биргән, анысы билгеле түгел!

Шуннан соң мин Яңа җырчының продюсерлары белән очраштым (бер ел элек булган хәл). Миңа килешүләрне күрсәттеләр. Җыр, чынлап та, аларныкы! Анысы хак! Әмма мин моның турында белмәдем бит. Белмәдем! Миңа әйтүче булмады. Очрашуда мин барысын да аңлаганымны әйттем. Җырны бүтән башкармыйм дидем. Килештек кебек... Әмма мине барыбер судка бирделәр. 18 ноябрь көнне суд булган. Мин судта булмадым, чөнки уведомление миңа барып җитмәде. Прописка буенча, Марийга килгән, күрәсең... Миннән башка карар кылганнар. Менә шулай, җәмәгать. Шундый бер “безобидный” ретро җыр аркасында шулай килеп чыгар дип һич тә уйламаган идем. Беркемне гаепләмим, зарланмыйм, ачу сакламыйм. Булганын гына сөйләдем”.


Лэйна: “2020 елның ноябрь аенда бер чарада Дилә Нигъмәтуллина “Миләшләрем” җырын башкарды. Диләнең җырлаганын дәлилләүче фактлар бездә бар. Шуннан соң минем команда Дилә белән элемтәгә чыгып, аны очрашуга чакырды. Дилә очрашуга килеп гафу үтенде. Минем юрист Диләдән очрашудагы әңгәмәне яздырырга рөхсәт сораган. Дилә ризалашкан. Сөйләшү барышында Дилә җырның хокуклары бездә булуын белгән. Ләкин ул бу хакта моңа кадәр үк белә иде инде. Аңа моны элеккеге директорым Айгөл хәбәр иткән булган. Хәзер сөйләшүнең барлык нечкәлекләрен сөйләп тормыйм. Иң мөһимен генә җиткерәм:

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1. Дилә “Миләшләрем”не чарада башкаруын раслады.
2. Ул хокукларның бездә булганын белмәве турында әйтеп гафу үтенде.
3. Ул бу җырны башка җырламаска сүз бирде.

Юристым аңа барлык документларны күрсәткән. Без композитор белән килешү төзедек, аңа гонорар түләдек, акча бирдек. Дөньякүләм, рус һәм татар шоу-бизнесы артистларының күбесе җыр хокукларын үзенә ала. Бу - гадәти күренеш. Безнең урында булган башка җырчылар да җырны шулай ук сатып алырга мөмкин иде. Шуны әйтергә кирәк, “Миләшләрем” җырының беренче башкаручысы Дилә түгел. Бәлки киләчәктә аны башка артист башкарыр. Матур җыр яшәргә, тамашачыларны сөендерергә тиеш дип уйлыйм. 

Диләдән 10 мең сум күләмендә акчалата компенсация сорадык. Дилә исә бу хакта уйлаячагын әйтте. Күпмедер вакыттан соң, юристлар Диләгә смс язды. Ә ул “закалебетесь” (“эшереләчәксез”) дип җавап язды. Ягъни суд аша аннан акча ала алмыйча интегәчәкбез икән. Дилә шулай дип җавап бирде. Ул кабат җырны башка башкармаячагын әйткән. Безнең дәгъваларны урынсыз дип табуын да өстәгән. 

Ышандык. Диләне судка бирмәдек, компенсация таләп итмәдек. Барысын да аңлагандыр дип уйладык. Ләкин 2021 елда ул кабат “Миләшләрем” җырын башкарды. Монысында инде шаккаттык! Сүз биргәннән соң да, вәгъдәсен үтәмәде. Бу юлы без аны судка бирергә булдык. Документларны судка әзерләгән мәлдә Дилә җырны өченче тапкыр җырлаган. 

Суд 2021 елның 18 ноябрендә булды. Без аннан 70 мең сум күләмендә акча таләп иттек. Алай гына да түгел, өченче тапкыр хокук бозу турында дәгъва белдереп, Диләне кабат судка бирәчәкбез. Шунысы кызык: Дилә җырның радиода яңгыравын әйткән. Әгәр без радиога дәгъва белдерсәк, шул ук радио киләчәктә Диләнең үзеннән компенсация таләп итәчәк бит. Ләкин радио белән безнең мөнәсәбәтләр бозылмас дип өметләнәм. Хәер, моны без башламадык. Хәтта судка да бирми калган идек бит, чөнки ул безгә сүз бирде..."

Әлеге хәлгә карата танылган продюсерлар да үз фикерен белдерде.

Рифат Фәттахов: “Җыр ул - милек. Милекнең хуҗасы була. Ул хуҗаның үзгәреп торуы да табигый. Ә милекне хуҗасының рөхсәтеннән башка кулланырга ярамый!”

Гүзәлия: “Күп кенә җырлар авторы буларак шуны әйтә алам: автор җыр хокукларын кемгә биргән, җырны шул гына башкара ала. Бу очракта сүз Лэйна турында бара. Башка артистлар җырны аның рөхсәте белән генә җырлый ала”.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/yash-yrchy-leyna-dil-nigmtullinadan-70-me-sum-akcha-talp-it

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X