erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшелчә бәяләренең арзанаюы көтелә

Яшелчәләргә бәяләрнең сезонлы артуыннан соң кабат арзанаюы көтә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. (Ватаным Татарстан)

«Россиядә ел башында яшелчәләрнең кыйммәтләнүе, нигездә, сезонлы факторга һәм импорт күләменең традицион рәвештә артуына бәйле. Әмма бәйрәмнәрдән соң ихтыяҗның кимүе әлеге продукциянең арзанаюы өчен алшартлар тудырачак», – диелә хәбәрдә.

2021 елда тулаепм алганда 5,3 миллион тоннага якын яшелчә җыелган, бу 2020 елгы күләмдә үк диярлек. Моннан тыш, 6,7 миллион тонна бәрәңге казып алынган, кышкы теплицалардагы уңышның күләме исә рекордлы (1,4 миллион тонна) булган.

Сөт һәм сөт продукциясе бәясе дә сезонлы тенденцияләргә тәңгәл килә. Ягъни көзге-кышкы сезонда җитештерү күләмнәре кими, ә чыгымнар арта, болар барысы да бәяләргә йогынты ясый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул ук вакытта, сыр бәясе – 0,3, беренче категорияле тавык йомыркасы – 3,6, икенче категориялесе – 3,3, карабодай ярмасы 1 процентка арзанайган.

Җитештерүчеләрдә дуңгыз итенең бәясе бер атна эчендә 4 процентка арзанайган, ә сыер һәм сарык ите, киресенчә, 0,3 һәм 1 процентка кыйммәтләнгән.

https://vatantat.ru/2022/01/72271/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X