erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Яз гүзәле" вузара конкурсы булачак

2021 елның март-апрель айларында Казан дәүләт энергетика университеты XII тапкыр "Яз гүзәле" матурлык һәм талант вузара конкурсын үткәрә.

Бу масштаблы конкурс яшьләр арасында татар телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән. Проект яшьләргә эстетик һәм патриотик тәрбия бирү максаты белән студентлар инициативасы ярдәмендә тормышка ашырыла.

 "Идел" яшьләр үзәге Дәүләт учреждениесе ел саен конкурсны оештыруда ярдәм күрсәтә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел Казан шәһәренең 8 югары уку йортында белем алучы, татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы финалга чыккан 10 кыз "Яз гүзәле" исеме (титулы) өчен ярышачак.

7 нче апрельдә "Сәйдәш" (Н.Ершов урамы , 57, А корпусы) мәдәният үзәгендә "Яз гүзәле-2021" матурлык һәм талант конкурсының финалы булачак. Чара 17.00 башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X