erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы ташу корбаннары: «Тавыкларны сарай түбәсенә менгерәбез, үзебез чормада кунабыз»

Яз - кояшлы, җылы вакыт кына түгел. Эрегән кар сулары белән тулып елга, инешләр ташый, ярларыннан чыга. Быел Татарстанның кайсы авылларына су басу куркынычы яный, кешеләр язгы ташуга ничек әзерләнә? Болар хакта «Интертат» язмасында.


Яз - кояшлы, җылы вакыт кына түгел. Эрегән кар сулары белән тулып елга, инешләр ташый, ярларыннан чыга. Быел Татарстанның кайсы авылларына су басу куркынычы яный, кешеләр язгы ташуга ничек әзерләнә? Болар хакта «Интертат» язмасында.

Мишә елгасы
Миннур Шәмсетдиновның шәхси архивыннан
Язны һәммәбез дә көтеп, сагынып каршы алабыз. Кояшлы көннәр белән бергә үзенә күрә мәшәкате дә килә. Халыкны иң борчыганы — язгы ташу. Кемдер аңа басма-күперләрдән карап сокланып кына утыра, ә кем өчендер яз көне эрегән кар сулары чын хәвефкә әверелә.

Бигрәк тә елга, инеш буйларында утырган авыллар өчен куркыныч яный. Кайбер авылларда исә язгы ташу ел саен кыенлык тудыра, юллар өзелә.

«Авыл халкының акчасы суга ага»
Мамадыш районы Зур Өске авылында яшәүче Фәридә Ибраһимова үзләрендәге язгы ташу турында сөйләде: «Яз җитүгә, басуның бөтен суы урамга агып төшә. Бакча башында дамба бар безнең, шул дамбаның уртасына торба салынган. Әлеге торбадан кар сулары ага. Урамыбызда 10 йорт газап чигә, урамнан йөрерлек булмый. Юл хезмәткәрләре шул торбаны каплап куярга рөхсәт итмиләр. Авыл башына — югары очка тирән итеп казып торба салсалар һәм дамбадагы торбаны капласалар яхшы булыр иде. Бу хакта авыл башлыгына да күпме әйтелде. Дамба күтәртелгәннән бирле — 30 ел шундый хәл бездә.

Әле йөрәк куркып тора. Көннәр ныграк җылынып китсә, урам су белән тула. Авыл кешеләреннән үзара салым акчасы җыелды, шул җыелган акчадан урамга юл салынды. Басу сулары төшеп, урам буйлап агып килеп, юлга салынган ташның комнарын юа, шулай итеп халык акчасы суга ага.

Базга су керә дип, халык алдан әзерләнә: бәрәңгеләрне чыгарабыз», — ди Фәридә ханым.


Фәридә Ибраһимованың шәхси архивыннан
«Өч көн чормада йокладык»
Кайбыч районы Борындык авылы Бәрле елгасы буенда ук урнашкан. Сулык якын булгач, яз җитүгә су басу куркынычы яный. Быел хәлләр ничегрәк икән дип авыл җирлеге башлыгына шалтыраттык.

«Әле елга ярларыннан чыкмаган. Кичә генә килеп бозны шартлатып киттеләр. Боз калын быел, метрдан артык. Үзе тиз генә агып китә алмый, булышмасаң. Агым хәзер бозны да юкартып ага, алга таба нәрсә булыр, карарбыз. Әлегә су басу куркынычы турында берни дә әйтеп булмый. Көннәр хәзер кинәт кенә җылытып җибәреп, яңгырлар да яуса, су күтәрелергә дә мөмкин. Аның әле кары да күп. Бу арада төннәрен салкынайта, шул да ярдәм итә, кырау ала, су артык күтәрелми», — дип аңлатты хәлләрне Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов.

Шул авылда гомер итүче Роза апа Саттарова хәтерендә калган язгы ташуларны искә төшерде. «Каршыбызда гына Бәрле елгасы. Авылыбызның уртасыннан ага ул. Бәрле ташыса, безнең каршы урамның артыннан су ага. Шул килә-килә, урамнарыбызга да керә инде. Кайсы елны өйгә дә керә. Болай ишегалларына кермичә калганы юк.

2018 елда су өйдә ике көн торды, ул вакытта күршеләрдә кундык. Суыткычларны, бөтен техниканы күтәреп куйган идек. Андый чакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп ярдәм итә. Рәхмәт аларга. Калган өй җиһазы кала инде шунда, бөтен әйберне ташып бетереп булмый бит. Кайберсенең асты әзрәк бозылган инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел су басар дип курыккан идек, әле әлхәмделиллә, салкыннар белән әзрәк туктап тора.

Болай бөтен нәрсәләребезне чистартып, идән асты һәм базлардан әйберләрне чыгарып бетердек инде. Чәчүлеккә һәм ашарга дигән бәрәңгене нәүрәткә салып куйдык. Аны иптәшем махсус биек итеп ясаган иде, анда су керми.

Һәр елны шул. Су якын булгач, әзерләнәбез инде. Минем бу нигезгә килгәнемә 50 ел, су кермичә калган еллар бик сирәк. Чормада да, сарай түбәсендә дә йокларга туры килгән чаклар булды.

1979 елда 1 майда булды ташу, өч көн чормада йокладык ул вакытта. Башка андый ташуны күргәнем булмады. Бик куәтле булды ул елны.

Стенка, шкафларның яртысын бушатабыз. Элек малларга тирестән биек итеп урын ясый идек. Хәзер инде маллар юк. Тавыкларны сарай түбәсенә менгерәбез. Ашарына куйгач, яталар шунда.

Кермичә генә үтеп китсә ярар иде, дип йөрим инде. Борчылдыра. Төнлә йоклап булмый инде хәзер. 50 ел эчендә агып китмәгән бит, дип тә үземне тынычландырам. Аллаһка шөкер, инде бер атна утларны да сүндермиләр авылда», — ди күп ташкыннарны күргән Роза апа.

«Боз озату» йоласы
Питрәч районы Чыты авылы мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов «Боз озату» йоласын искә төшерде. «Мишә елгасында су күтәрелеп, ярларыннан чыгу сәбәпле, кешеләрнең өйләренә, базларына да су төшә иде. Кешеләр хәзер алдан әзерләнә, ерганаклар ера, карларны тарата. Хәзер бит корылмалары да нык халыкның.

Без быел кар күп дип, берничә соңгы ел белән чагыштырып әйтәбез. Ә без бәләкәй чакларда чыннан да кар күп була иде. Электр чыбыгына кадәр менә, бакча коймалары язга кадәр кардан ачылмый иде. Авыл хуҗалыгы техникасы да үзәк урамнарга гына керә иде. Вәт, рәхәт иде шул вакытлар!

 Подробнее: https://intertat.tatar/news/society/07-04-2021/yazgy-tashu-korbannary-tavyklarny-saray-t-b-sen-menger-bez-zebez-chormada-kunabyz-5817680

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X