Җылыту приборларын кулланганда саклык чаралары
Салкыннар башлану белән халыкта өстәмә җылылык чыганакларын актив куллану башлана. Елның бу вакытында көнкүреш электр приборларын эксплуатацияләгәндә барлыкка килә торган янгыннар саны арта бара.
Җылыту приборлары белән эш иткәндә куркынычсызлык чаралары турында истә тоту мөһим, шуңа күрә гади кагыйдәләрне белү үз-үзеңне һәм гаиләңне сакларга, сезнең йортыгызны янгыннан саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Электр приборларын кулланганда саклык чаралары:
- Электр приборын эксплуатацияләү буенча инструкцияне игътибар белән өйрәнегез, соңыннан анда бәян ителгән таләпләрне бозмагыз. Шуны истә тотарга кирәк, һәр приборның эксплуатация вакыты бар, ул уртача 10 ел тәшкил итә.
- Даими рәвештә электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитларның һәм җылыткычның штепсель вилкаларының төзеклеген тикшерегез.
- Җылыту приборының торышын күзәтегез: алар сафтан чыксалар, приборны вакытында ремонтларга һәм алыштырырга.
- Бары тик сәнәгать ысулы белән генә эшләнгән приборларны кулланыгыз, бернинди шартларда да сафтан чыккан, кулдан узен эшләгән электр җылыткычлар кулланмагыз.
- Берьюлы берничә куәтле энергия кулланучысын электр челтәрләренә тоташтырып зур йөкләнеш булдырмагыз..
- Штекерның розеткага тыгыз беркетелгәненә инаныгыз, югыйсә җылыту приборы кызарга һәм янгын сәбәпчесе булырга мөмкин.
- Төнгә электр җылыткычны эшләтеп калдырмагыз, кием киптеру өчен кулланмагыз.
- Балаларга мондый җайланмалар белән уйнарга рөхсәт итмәгез.
- Электр җылыткычны фәрдә яки мебельдән куркынычсыз арада урнаштырыгыз. Приборны идәнгә куярга, конвекторлар белән булган очракта- махсус подставкага беркетергә кирәк.
- Даими рәвештә җылыткычны тузаннан чистартыгыз — ул да ялкынланырга мөмкин.
- Электр җылыткыч астында ковер һәм башка каплау җиһазлары куймагыз.
- Чыбыкка авыр предметларны элмәгез, югыйсә җылытучы кызырга һәм янгын сәбәпчесе булырга мөмкин.
Исегездә тотыгыз, сезнең тормышыгыз, якыннарыгызның тормышы һәм милекнең сакланышы моңа бәйле. Янгын чыккан очракта «01» ,«101» яки «112 " телефоннарына шалтыратыгыз»
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Шакирзянов А.Э.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев