erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында авариядә өч кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән

Марий Эл буенча Эчке эшләр министрлыгы авариядә катнашучыларның барысы да Татарстан кешеләре булуын хәбәр итә ("Интертат", Казан)

Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында авариядә өч кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән
Марий Эл буенча Эчке эшләр министрлыгы авариядә катнашучыларның барысы да Татарстан кешеләре булуын хәбәр итә.
Марий Эл Республикасының Волжский районында юл һәлакәтендә өч кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән. Бу турыда республика буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«17 июльдә, кичке алты тирәсендә Йошкар-Ола — Яшел Үзән юлының 84 нче километрында авария булды. Биредә өч кеше һәлак булды һәм дүрт кеше имгәнде», диелә хәбәрдә.

Якынча белешмә буенча, Kia йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм Mercedes машинасына бәрелә. Kia машинасын йөртүче дә, аның ике пассажиры да һәлак була. Mercedes йөртүчесе һәм аның өч пассажиры имгәнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ведомство белешмәсе буенча, авариядә катнашучы кешеләр барысы да Татарстанда яшәүчеләр булган.

Дәвамы https://intertat.tatar/news/incident/18-07-2021/yoshkar-ola-yashel-z-n-yulynda-avariyad-ch-keshe-lg-n-d-rt-keshe-img-ng-n-5830659

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X