erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырчы Илфир Җәләев: “Хатыным белән хоккейда таныштык”

Татар эстрадасында яңа дуэт барлыкка килде. Тырыш, талантлы гаилә - Альбина һәм Илфир Җәләевлар. Альбина – Яшел Үзән районы Чурчиле авылы кызы, Илфир – Теләче районы Шәтке авылы егете ("Шәһри Казан", Казан, Эльвира Шакирова).

 

- Илфир, Альбина белән ничек кавыштыгыз?

- Күпләр белә – менә инде күп еллар дәвамында мин хоккей уйныйм. Бервакыт Альбина дус кызы белән безнең уеннарга йөри башлады. Тәүге тапкыр аны шунда күрдем. Дус кызы – безнең авылдан, Альбина белән тулай торакта бергә яшәделәр. Шул кыздан булачак хатынымның телефон номерын сорап алдым. Шулай итеп, танышып, аралашып киттек. Ул вакытта мин рэп стилендә эшли идем. Уртак ике җырыбыз чыкты – ул вокал җырлады, мин рэп башкардым. Бераздан бер-беребезгә гашыйк булдык. Ике ел тирәсе очрашып йөргәннән соң, өйләнештек.

- Дуэт җырлау кемнең идеясе иде?

- Төгәл генә әйтә алмыйм. Беренче дуэтны туебызга яздырдык. Шуннан соң миңа ошап китте. Үзем генә чыгыш ясаганда, дулкынлану, курку хисе бар иде. Ә сәхнәдә яныңда тормыш иптәшең, иң якын, кадерле кешең басып торганда, рәхәт икән. Аннары тагын бер җыр яздырдык. Хәзерге вакытта ике җыр өстендә эшлибез. Киләчәктә дә шушы юнәлештә үсәргә, эшләргә өметләнәбез, Аллаһы теләсә. 

- Эстрадада дуэтлар күп. Көндәшлек куркытмыймы?

- Чынлап та, дуэтлар күп. Әллә бу модага кереп киттеме? Гаилә дуэтлары шактый. Без дә шундый дуэтлар исемлегендә. Киләчәктә без дә зур сәхнәләрдә чыгыш ясарбыз дип уйлыйм, Аллаһы боерса. Көндәшлек куркытмый. Мин даими спорт белән шөгыльләнәм. Анда һәрвакыт көндәшлек, гел кемдер яхшырак, көчлерәк булырга тиеш. Көндәшлек хисе организмга яшьтән салынган. Көндәшләр безгә тагын да тырышып иҗат итәргә этәргеч бирә.

- Артист кешегә танылу өчен нәрсә кирәк? 

- Хәзерге вакытта талант кына җитми, бик күп тырышлык кирәк. Әгәр син финанс яктан җитәрлек күләмдә тәэмин ителмәгән икән, шулай ук сәхнәгә чыгу бик авыр. Реклама, киемнәр тектерү, җыр яздыру, үз өстеңдә эшләү һәм башкалары кирәк. 

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Берничә җирдә эшләвең турында ишетеп беләм. Дөресме бу?

- Әйе, дөрес. Күптән түгел миңа 25 яшь тулды. Әле барысы да алда. Үземне бөтен яктан да сынап карарга вакыт бар. Әлегә төп эшемне таптым дип әйтә алмыйм. Һөнәрем буенча физик тәрбия өлкәсендә укытучы булып эшлим. Карьераны шуннан башларга булдым. Казанның 116нчы лицеенда укытам. Хоккей белән шөгыльләнәм, нефть компаниясе командасында уйныйм. Моннан тыш, алып баручы булып эшлим. Монысы иң яраткан эшемнең берсе. Төрле район-авылларга, шәһәрләргә барабыз. Тагын бер яңа шөгылем – җырлау. Анысы мине рухи яктан баета.

- Альбинаның нинди шөгыльләре бар? 

- Иң яраткан шөгыле – ашарга пешерү. Бик тәмле пешергәнгә күрә, өйләнешкән елда артык авырлык җыйдым. Ә төп эше – гүзәл затларны бизәндерү. Татарстандагы, Казандагы матур кызларның 25 процентын тормыш иптәшем бизәндерә дисәм, ялгышмам. Альбина мелодрамалар карарга ярата. Бөтен дөньсын онытып кино карый ала.

- Илфир, ничә бала алып кайтырга телисез?

- Кызыбыз Сәйдәгә 1 яшь тә 10 ай. Киләчәктә тагын ике бала алып кайтасы килә, Аллаһы боерса.

- Нинди уй-хыяллар белән яшисез?

- Уй-хыяллар бик күп. Хыялланырга бик яратам. Шәхес буларак үсәргә телим. Үз йортыбызны салырга хыялланабыз. Матурлык салоны ачарга телибез. Гаиләм, туганнарым, дусларым белән бергә яшәргә, иҗат итәргә язсын. Шушы дөньяда кирәкле кеше булып яшисе килә. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/yrchy-ilfir-lev-khatynym-beln-khokkeyda-tanyshtyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X