Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Җырчы Нурислам вафат

    Бүген төнлә җырчы Нурислам вафат булган. Нурисламның үлеме хакында аның якын кешесе хәбәр итте. Ул аның югары кан басымы белән интегүен җиткерде.

    "50 яшен тутырып сәхнәгә чыккан кеше ул, Нурислам. Гомере буе физкультура дәресләрен укытты. Күпләр аны Казан Дәүләт Ветеринария медицинасы академиясе укытучысы буларак та белә. Соңгы арада җырчы Чулпан Әхмәтҗанова белән бергә дуэт та башкарган иделәр. Нурислам “ВТ” уздырган хәйрия чараларында да бик теләп катнашты. Аның җырлары гел сагыш белән тулы иде. Язмышы шул җырларга охшаган. Нурисламның урыны оҗмахта булсын!" - дип яза  Ватаным Татарстан

    Реклама

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: