erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырчы Алсу: «Әни күп хәлләргә күз йомды»

Җырчы Алсу социаль челтәрдәге сәхифәсендә әти-әнисе белән төшкән фото куйган һәм алтын туйлары белән котлаган. Разия һәм Рәлиф Сафиннар 16 мартта гаилә коруларына 50 ел тулуны билгеләгән.

«Әти белән әни алтын туйларын билгеләп үтте. Алар арасында мәхәббәт, гармония һәм үзара аңлашу гына күрдем дип алдаша алмыйм. 50 ел бергә яшәү дәвамында төрлесе булды - бәхет һәм күз яшьләре, җиңүләр һәм җиңелүләр, күңелсез хәлләр һәм авырлыкларны җиңеп чыгу, шатлык, бәхәс, талаш, бәйрәмнәр һәм югалтулар...    Бәлки, күпләрнеке кебек үк, кемнеңдер каядыр качасы килү теләге дә булгандыр. Әмма алар һәрвакыт бергә булды, бернигә дә карамастан. Ә хәзер инде бер-берсеннән башка үзләрен күз алдына да китерә алмыйлар. Кайвакыт араларында әле дә аңлашылмаучылыклар була кебек.    Проблемадан һәм җаваплылыктан качу өчен бер-берсеннән читләшмәделәр, һәрвакыт бергә куандылар һәм еладылар.   Әни алдында баш иям. Ул гел зирәк була белде, күп хәлләргә күз йомды. Җиңел булмавын беләм. Ул берни турында да үкенмидер дип өметләнәм. Әти-әнинең картаюын теләмим. Мәңге яшәүләрен һәм һәрвакыт бергә булуларын телисе килә. Яратуым чиксез һәм бу матур тормыш өчен рәхмәтлемен. Горько!», – дип язган җырчы.

Резеда Галикәева

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кызыл таң

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X