erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Җырчы Чәчкә икенче кызының исемен әйтте

Җырчы Чәчкә һәм аның ире Ирек бер ай элек икенче тапкыр әти һәм әни булдылар.

Бу көнгә кадәр алар сабыйның исемен киң аудиториягә әйтмичә торды. Бүген җырчы язылучыларын берьюлы ике яңалык белән сөендерде: нәни кызның исемен әйтте һәм балаларына багышлап язылган җырын тыңлатты.

Сабыйга Майя дип исем кушканнар. Гаиләдә Весна исемле кыз үсеп килә.

«Весна һәм Майя, бу җырымны сезгә багышлыйм», - дип язган Чәчкә.

https://tnv.ru/tat/news/show-business/318707-yrchy-ch-chk-ikenche-kyzyny-isemen-ytte/


Нет комментариев