erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырчы Рәфис Кәлимуллин : “Нәрсә эшләргә белмәдем, табиблар да булыша алмады”

Җырчы Рәфис Кәлимуллин сәхнәләрне гөрләтә. Ә бит ике ел элек Рәфис, гомумән, сүзләрне оныта башлаган булган.

- Ике ел элек сезон башланыр алдыннан, 10 ел җырлап йөргән җырларымның да сүзләрен оныта башладым. “Туган тел” премиясендә чыгыш ясаганда, гел җырлап торган җырны башлап җибәрә алмадым. Бәйрәмнәр, мәҗлесләр алып бару тәҗрибәм дә күп. Ә мин кунаклар белән матур итеп исәнләшә алмаслык хәлгә җиткән идем. “Р” хәрефен, гомумән, әйтә алмадым. Моны тамашачылар да сизеп, аптырашта калды. Бу халәт 3 айга сузылды. - Сәбәбе нәрсәдә иде соң? Күз тию түгелме? - Ул вакытта финанс яктан проблемалар бар иде. Үземнең эчке борчуларым да күп булды. Моны күз тиюгә бәйләмим. Борчулар сәбәпле сөйләм начар якка үзгәрде. Нәрсә эшләргә белмәдем, табиблар да булыша алмады. Шул вакытта бәйрәмнәр алып барудан читләштем. Үземне кулга алып, проблемаларны хәл итәргә тотынгач кына бераз тынычлана башладым. Хәзер, шөкер сөйләм белән бернинди каршылыклар да юк. Шуны гына әйтәсем килә: кеше өчен сәламәтлек кенә түгел, күңел тынычлыгы да мөһим. Үзегезне саклагыз!     ---

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=43717

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X