erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырчы Ранил Нуриев табылган: «5ел! Бу минем бөтен тормышымны үзгәртте»

Бик серле генә юкка чыккан яшь, чибәр, талантлы эстрада йолдызы Ранил Нуриев пәйда булды. Без аны В контакте социаль челтәрендә таптык. Нигә шулай озакка юкка чыккан? Җырчы белән ниләр булган?

Ә югалып торуы турында ул кыскача гына болай дип язган:

«Әйе! Мин социаль челтәрсез тормыш этабын узарга булдым. 5ел. Мин моны эшли алдым!
Нигә? Һәр кеше өчен мондый тәҗрибә үз нәтиҗәләрен бирәчәк… Ләкин бу минем бөтен тормышымны үзгәртте. Мин бераздан нәрсә булганын, реаль дөньяның нинди булуын һәм аның минем тормышымы нәрсә китергәнлеген сөйләрмен.

Мондый тәҗрибәнең бер уңай нәтиҗәсе – китаплар булды. Мин укырга яратмый идем, чөнки интернетта вакыт үткәрү кызыграк иде. Ләкин хәзер китаплар минем өчен аерым дөнья.
Әйе, Мин хәзер укырга яратам һәм әлеге вакыт эчендә күп төрле китаплар укыдым…»

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җырчының «табылу»ына аның язылучылары бик шатланганнар. Тиздән Ранил Нуриев үзе белән ниләр булганлыгын сөйләргә вәгъдә биргән.

Чыганак Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X