erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөткерү төчкерү генә түгел: Республикада 39 меңнән артык укучы мәктәпкә бармый

Республикада ОРВИ белән авыручы балалар саны 2,5 тапкыр арткан. Ютәллисең икән, балаңны бакчага, мәктәпкә җибәрмә! Табиблар әти-әниләргә әнә шулай дип киңәш итә. Татарстанда 300дән артык сыйныф карантинга ябылган. Коронавирус та беркая да китмәде, әлеге чир илдә 53 мәктәпне онлайн укуга күчәргә мәҗбүр иткән. «ВТ» хәбәрчесе бакча һәм мәктәпләрдәге вазгыятьне белеште.

Татарстанда онлайн укуга күчәргә җыенмыйлар. Республиканың Мәгариф һәм фән  министрлыгында әнә шулай диделәр. Ник дигәндә, кайбер төбәкләрдә хәлләр катлауланып, укучыларга өйдән торып укырга туры килә. Псковта, мәсәлән, ОРВИ һәм грипп аркасында башта һәр биш сыйныфның берсен карантинга япканнар. Авыру балалар саны арткач, мәктәпкә баруны бөтенләй туктатып торырга туры килгән.

Декабрь башында узган матбугат очрашуында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина республикада 11562 укучының карантинда булуын әйткән иде. Бу – 466 сыйныф дигән сүз. Болар – Әлмәт, Казан, Чаллы шәһәрләре, Биектау, Баулы, Мамадыш, Минзәлә, Сарман, Тукай, Чистай районы укучылары. Авыручыларны сәламәт балалардан аерып тору чирнең таралуын киметүдә нәтиҗәле ысул булып санала.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән яңа саннарны белештек. 10 декабрьгә китерелгән мәгълүматларга караганда, карантиндагы сыйныфлар саны – 307. Салкын тидергән, грипп йоктырган 39040 бала мәктәпкә йөрми. Тулысынча  читтән торып укучыга күчкән мәктәпләр юк.

Арча районындагы 1 нче мәктәптә укучы 700дән артык баланың нибары 200е генә укырга йөри, дигән хәбәрне ишетеп, аптырап шалтыраткан идек.

– Бездә 748 бала укый. Бүген 64е авырый. Карантинга ябылган сыйныфлар юк. Иң күп дигәндә, сыйныфта 7 укучының килмичә калганы бар. Әгәр авыру билгеләре бар икән, үзебез үк килмәскә кушабыз. Иртән температураларын тикшерәбез. Йөткергән очракта да кире борабыз. Сыйныфларда балалар күчеп йөрми, тәнәфес вакытында сыйныфларны җилләтәбез. Бактерицид лампалар куелган. Исән-сау гына булсыннар, безнең өчен һәр бала кадерле, – диде мәктәп директоры Эльмира Сафина, имеш-мимешләрне кире кагып.

Арча районы хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов ноябрь ае белән чагыштырганда хастаханәгә ОРВИ белән мөрәҗәгать итүче балалар саны 1,5–2 тапкыр артуын әйтте. «Грипп белән авыручылар аз. Салкын тиеп, өйгә чакыручылар да, сырхауханәгә килүчеләр дә күбәйде. Коронавирус белән авыручылар да бар», – диде баш табиб.

Баулы районының мәгариф бүлеге башлыгы Дәринә Ганиева әйтүенчә, аларда укучыларның 13 проценты ОРВИ белән авырый.

– Мәктәпләрдә барлыгы сигез сыйныф карантинга ябылды. Гадәттә, биш көнгә ябабыз. Бүген карантин бетәргә тиеш иде инде. Коронавирус белән авыручы балалар юк. Укытучыларның 97 проценты прививка ясатты, калганнарының медицина белешмәләре бар. Берничә укытучы гына вакцина ясатудан баш тартты. Мәктәпләрдә һава рециркуляторлары куелган. Иртән балаларның температураларын тикшереп кертәбез, дезинфекция чаралары уздырабыз, – диде Дәринә Ганиева.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, ике атна эчендә ОРВИ һәм салкын тию (йөткерү, борыннан агу) кебек авырулар белән аларга 1600 кеше мөрәҗәгать иткән.

Казанда шәфкать туташы булып эшләүче Гөлия Хәсәнова өч яшьлек кызы белән өйдә утырырга мәҗбүр.

– Азалия ике атнадан бирле салкын тиеп авырый инде. Башта температурасы булмады. Борыныннан акты, йөткерде. Берничә көн инде температурасы төшми, тамагы кып-кызыл.

Балабызны октябрьдә бакчага биргән идек. Анда җайлашканда бераз чирләп алды. Ияләште дигәндә, тагын авырый башлады. Төркемдә дә авыручы сабыйлар бар. Педиатрны өйгә чакырган идек, авыручылар күп, кичкә генә килеп җитә алам, диде. Без барганда, сырхауханәдә чират күп иде. Балалар авыргач, бик яман. Сарымсак тагып, лимон, имбир суы эчеп кенә чирне җиңеп булмый, табиб кушканны үтәргә тырышабыз, – ди Гөлия Хәсәнова.

Азино балалар хастаханәсенең табиб-педиатры Анна Шишковадан ОРВИ белән авыручыларның ни сәбәпле артуы, аны кисәтү чаралары турында кызыксындык.

– Хәзер кыш бит. Быел ул башкачарак та әле. Җылыта да, дымлы һава да саклана. Шуңа күрә сулыш юлы авырулары артты. Балалар бакча һәм мәктәпләргә йөри, алар бер-берсе белән аралаша. Хәзер бәйрәм чаралары башлана. Кибетләргә дә азрак йөрергә тырышыгыз. Шуңа әти-әниләр балаларга карата игътибарлырак булсын иде. Әгәр йөткерсә, борыныннан акса, өйдә калдырыгыз. Хәлсезлек, температура югары булса, каты итеп йөткерә башласа, табибларга мөрәҗәгать итегез. Бакчадан кайткач, балаларның борын куышлыгын тозлы су катнашмасы белән юдыртырга кирәк. Кулларын, битләрен гел юып йөрсеннәр. Витаминнарны курслап эчертү дә җитми. Кыш көне С, Д витаминнары эчертегез. Салкын тидермәскә тырышыгыз, – диде Анна Шишкова.

Сәрия Мифтахова

https://vatantat.ru/2021/12/70283/

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X