erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Әлкидән берәү зираттан бизнес ясаган

Югары Әлкидән бер төркем халык авылдашлары Илгизәр Вафиннан зарлана. Халык сөйләвенчә, ул зират белән җитәкчелек итүне үз өстенә алып, анда башбаштаклык кыла, шуннан бизнес ясаган ("Шәһри Казан").

 

Мәетне зиратта күмү өчен халыктан өчәр мең сум акча ала да кесәсенә сала, диләр. Ә бит кабер казучылар да җирле кешеләр анда, ләхет тактасын да сатып аласы юк, мәчеткә кайтарталар. Иске чардуганнарны да сата дигән сүзләр бар. Зиратны карарга дип спонсорлар акчасына алынган төрле җиһазларны үз хуҗалыгына кайтарып куйган. 

Аның эшчәнлеге белән килешмәүчеләргә яный, машина тәгәрмәчләрен дә тишкәли дип, сөйли Югары Әлки авылы халкы. Аптыраганнар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район хакимиятендә кешеләрнең тетмәсен тетүче Вафин турында белмиләр дә икән. 

Дәвамын укыгыз http://Югары Әлкидән бер төркем халык авылдашлары Илгизәр Вафиннан зарлана. Халык сөйләвенчә, ул зират белән җитәкчелек итүне үз өстенә алып, анда башбаштаклык кыла, шуннан бизнес ясаган. Мәетне зиратта күмү өчен халыктан өчәр мең сум акча ала да кесәсенә сала, диләр. Ә бит кабер казучылар да җирле кешеләр анда, ләхет тактасын да сатып аласы юк, мәчеткә кайтарталар. Иске чардуганнарны да сата дигән сүзләр бар. Зиратны карарга дип спонсорлар акчасына алынган төрле җиһазларны үз хуҗалыгына кайтарып куйган. Аның эшчәнлеге белән килешмәүчеләргә яный, машина тәгәрмәчләрен дә тишкәли дип, сөйли Югары Әлки авылы халкы. Аптыраганнар. Район хакимиятендә кешеләрнең тетмәсен тетүче Вафин турында белмиләр дә икән. Реклама Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/yugary-lkidn-ber-zirattan-biznes-yasagan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X