erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен кайбер штрафларны бетерергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков кайбер юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны кисәтүгә алыштырырга тәкъдим итте. Шулай ук ул кайбер җитди кагыйдәләрне бозган өчен штрафларны катгыйландырырга кирәк дигән фикердә. Депутат шушындый закон проектының эшләнүе турында хәбәр итте. «Российская газета» шул турыда яза.

Машинаның номеры пычрак булганы өчен, онытылып калган машина йөртү таныклыгы яки документлар, борылганда кабызылмаган утлар, ут приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, бераз ватык җире булган автомобиль белән идарә итү өчен булган штрафларны кисәтүгә алыштыру турында сүз бара.

Шул ук вакытта документ гамәлдәге кайбер штрафларны катгыйлаштыра. Мәсәлән, иминлек каешын эләктермәгән өчен штрафны 1 меңнән 5 мең сумга кадәр, баланы балалар креслосыннан башка йөрткән өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр арттыру тәкъдим ителә. Тиешле тизлекне сәгатенә 40-60 километрга кабат арттырган өчен 2-5 мең сум күләмендә штраф яки 4-6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган, диелә хәбәрдә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Борылганда утны яндырмаучыларга - зур штраф кирәк. Алдагы машина тизлеген киметеп, борылырга ниятләнәндә, арттан килгәне, моның турында белмичә, узып китәгә уйласа- авария!

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X