erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл һәлакәтендә 17 яшьлек кызның гомере өзелгән

Тикшерү комитеты белдерүенчә, 17 яшьлек кыз үлгән авария йокыга киткән машина йөртүче аркасында килеп чыккан.

Татарстан юлында фура белән бәрелешкәннән соң машинага ут капкан. Анда утырып барган 17 яшьлек пассажир кыз янып үлгән.
Татарстанның Тикшерү комитеты коточкыч юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылган, 17 яшьлек кыз машинада тереләй янып үлгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү - Уфа юнәлеше буенча М-7 юлының 946 чакрымында килеп чыккан. 22 яшьлек "ЗАЗ Sens" машина йөртүчесе руль артында барганда йоклап киткән һәм иярчен юнәлештә баручы ярымприцеплы "КАМАЗ" йөк машинасына килеп бәрелгән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәрелеш аркасында җиңел машина янып китә. Машина йөртүче машинадан чыгып өлгерә, ә 17 яшьлек кыз автомобиль эчендә калган, тереләй килеш янып үлгән.
“Саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык шартларын ачыклый. Тикшерү дәвам итә.
Билгеле булганча, юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган кыз 2004 елда туган. Ул Алабугада яшәгән.  Яшьләрнең Казаннан Алабугага кайтып килешләре булган. Кыз Яр Чаллыдагы көллиятләрнең берсендә белем алган.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-yul-laktend-17-yashlek-kyzny-gomere-zelgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X