erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Зәкят» хәйрия фонды ярдәм җыюда акчаны җылы кием-салымга, азык-төлеккә юнәлткән

Булат Мәрданов: Махсус операциядәге егетләребезнең гаиләләренә дә ярдәм итеп торабыз

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов махсус хәрби операция зонасында булган мөселманнарга күрсәтелгән ярдәм турында сөйләде.

«2022 елда фонд барлыгы 24 миллион сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте. Шуларның дүрттән бер өлеше, ягъни 8 миллион сум махсус хәрби операция зонасына юнәлтелде. Бу сумманы без елның соңгы өч аенда җыйдык. Тулаем алганда, без егетләргә 10 миллион сумлык ярдәм күрсәттек. 2022 елның сентябрь анда акция игълан иткән идек, республика халкы хуплап алды", - дип сөйләде ул "ВСЕ СВОИ" телемарафонында.

Алар, беренче чиратта, көз айларын, кыш якынлашуны истә тотып, акчаны җылы кием-салымга, азык-төлеккә юнәлткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Махсус хәрби операция зонасында мөселман ир егетләребез күп. Без 17 мең данә хәләл тушенка, итле банкалар, көрпә, май, шикәр кебек азык-төлек җибәрдек. Тулаем 7 тоннага якын ярдәм китте. Без хезмәт итүче егетләребезнең гаиләләренә дә ярдәм итеп торабыз", - диде ул.

Фонд махсус хәрби операция зонасына хезмәт кораллары, инструментлар, медицина чараларын да җибәргән.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X