Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Закир Шаһбан беркайчан гаебен танымый һәм гафу үтенми

    Популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан социаль челтәрдә ире турында кызыклы фактлар белән таныштыра. (Шәһри Казан)

    “Кем һәм нинди ул Закир Шаһбан?
    Ярата, ләкин беркайчан да яратам дип әйтми.
    30 меңгә телевизор алып бирергә мөмкин, ләкин 200 сум таксига бирмиячәк.
    Ашыйсы килә, ләкин 10 елга бер килгән кунак кебек, ике-өч тапкыр чакырмасаң чыкмый.
    Беркайчан гаебен танымый һәм гафу үтенми.
    Җырлый белмәүче җырламаска тиеш дип саный, ләкин җырлый белмәүче берәү сорый икән, җыр яздырырга ярдәм итә.
    "Сер итеп" дигән сүзне бөтенләй аңламый.
    В.В.Путинны әйбәт икәнен дәлилләп, теләсә кем белән озаклап бәхәсләшергә мөмкин.
    "Бердәм Россия"гә тугры...
    1000нән артык китап укыган.
    Теләсәнинди темага теләсә нинди дәрәҗәдәге кеше белән сөйләшерлек белеме бар.
    Кулындагы iPhone 11не биш бармагы кебек белә.
    Ике Сбербанк карточкасы шуңа бөркетелгән.
    Бөтен түләүләр аның өстендә һәм онлайн.
    География төн уртасында уятып сорасаң да 5ле.
    Математика һәм грамматика +5
    Манипулятор…
    Беркайчан да алдый белми (мин үзем ниндидер бәхәсләрне булдырмый калу өчен алдау гөнаһ дип санамыйм).
    Хатын-кызларны ярата, ләкин көнләшү дигән төшенчә аның өчен бөтенләй юк.
    10 көн тәмле ашатып 11 нче көнне пешермәсәң, 10 көне онытыла һәм 11 нче көне генә хәтердә кала.
    Үзен жәлләгәннәрен ярата, ләкин жәлләргә урын юк.
    Рәхәтләнеп эшләргә бөтен мөмкинлеге бар ләкин..ялкаулык көчлерәк.
    Хатыны белән киңәшләшми бер эш эшләми.
    Миннән аермалы буларак, бер шалтырату белән трубканы алмасалар, икенче шалтратмый.
    Шалтырату биш гудоктан артмаска тиеш дип саный.
    Әйбәт компания булса, сәгатьләр буе җырларга әзер.
    Русча кинофильмнардагы бөтен җырларны белә.
    Һәм русча татарча җырларның барысының да авторларын хәтердә тота.
    Сезнең ирләр дә шундыймы?” дип язган ул.

     

     

    Реклама

    http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/gls-shaban-ire-zakir-shaban-turynda-berkaychan-gaeben-tanymyy-m-gafu-tenmi

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: