Зөлфәт Зиннуров "Без 41 нче ел балалары" фильмы хакында кайбер серләрне ачты
"Махсус берничә көн кырынмадым, чәчне һәм тырнакны кисмәдем",- ди Зөлфәт.
"Мөхәммәт Мәһдиевның "Без 41 нче ел балалары" әсәре буенча төшерелүче фильмда катнашырга насыйп булды. Чакыручыларга, оештыручыларга, барлык артистларга зур рәхмәт! 10 - 15 минутлык эпизод булгандыр минем, күп булса. Менә шуны төшерер өчен бер көн үтеп китә. Андагы аппаратура, андагы ут, андагы нечкәлекләр, у-у-у... Бик нык дулкынландым. Махсус берничә көн кырынмадым, чәчне һәм тырнакны кисмәдем. Ул монологымны ятлаулар... Театр, кино артистларына Алла ярдәм бирсен! Үз ролемне җиренә җиткереп башкарган булсам гына ярар иде, Амин!", - ди Зөлфәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев