erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын чыккан йортта хуҗа хатын һәлак булган

Янгын бүген төнлә Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында булган.

 Төнлә Татарстанда ике йорт тулысынча янып беткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 0.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына Юлсубино авылында шәхси йорт януы турында хәбәр килгән. Көчле җил булу сәбәпле, янгын күрше корылмаларга күчү куркынычы булган.

Берничә минуттан һәлакәт урынына янгын-сүндерү коткару часте хезмәткәрләре килгән. Һәлакәт урынында Тукай урамындагы 23нче торак йорт януы һәм янгын күрше йортка, ишегалды корылмаларына күчүе ачыкланган.

Шаһитлар янгын сүндерүчеләргә йорт эчендә өлкән яшьтәге хуҗа хатын калуы турында сөйләгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Янгын 188 кв метр мәйданга зыян салган.

Иртән янгын сүндерүчеләр йорт корылмаларын тикшергәндә 67 яшьлек хатын-кыз мәетен тапкан.

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X