Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Яңалыклар

Зәйнәб Фәрхетдинова: “Ходай миңа сынауларны жәлләмәде”

Моңлы җырчыны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова гомер буе үзенең таланты һәм фонограммасыз җырлаганы өчен тамашачы мәхәббәтен яулап яши.

Зәйнәб Фәрхетдинова бүген яңа уй-хыяллар белән янып йөри

30 елдан артык иҗат дәверендә никадәр юл үтелгән, күпме йокысыз төннәр иҗатка сарыф ителгән?!
Шушы көннәрдә җырчы үзенең гомер бәйрәмен каршылый. Иҗатының да мул җимешле чагы әле. 

– Зәйнәб, сүзне шуннан башлыйсы килә: Зөфәр белән бергә озак еллар популяр булуыгызның сере нидә икән?
– Популярлыкны саклау җиңел түгел. Ул безнең Зөфәр белән бергә эшчәнлегебез нәтиҗәсе. Халыкның җылы кабул итүенә, алкышларына рәхмәт. Артистка тамашачы мәхәббәте илһам бирә.

– Быелгы туган көнеңне ничегрәк каршыларга җыенасың?
– Мин туган көннәрне беркайчан да өстәл янында утырып уздырырга гадәтләнмәгән. Моннан берничә ел элек фестиваль-конкурс уздыру идеясе туган иде. Быел мин аны 17 августта үскән җирем – Азнакайдагы Ишкеев паркында үткәрергә ниятләдем. “Авыл көе” дигән “Зәйнәб-фест” булачак ул. Анда музыкантлар баянда, тере уен коралларында уйнап, җырчылар тере тавышка җырлаячак. Халкыбыз авыл көйләрен электән үк баянга кушылып җырлаган. Моңлы җырчылар халкыбызның авыл көйләрен яңгыратачак. (Әлегә исемнәре сер булып калсын).Тамашачы арасыннан да талантлы җырчыларга да сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирәчәкбез.

– Зәйнәб, азнакайлылар сине үзләренең “моңлы сандугачы”, дип саный. Ә үзең?
– Үзбәкстанда туып, анда җиде ел яшәп кайтсам да, Азнакайда үстем, белем алдым. Читтә яшәгәндә әти-әни миңа анда вакытлыча гына яшәвебезне аңлатып тордылар. Шуңа күрә Сарлы миңа туган авылым кебек якын. Шунда сәхнә сихерләде үземне. Шуннан зур тормышка юл алдым.

– Яшеңә еллар өстәлгән саен ниләр турында уйландыра?
– Яшьлектән беркемнең дә аерыласы килми, әлбәттә. Шулай да вакыт үзенекен итә. Шунысы куанычлы: үткән еллар заяга узмады. Халкыбызга хезмәт иттек.

 Гомер юлында үкенечле мизгелләр булмый калмагандыр.
– Үткәннәргә үкенергә ярамый. Кеше беркайчан да ялгышмыйча гына яшәми.

– Килеп туган авырлыкларны, ничек җиңәсең?
– Тормыштагы кыенлыкларны җиңәр өчен көч куярга кирәк. Кайвакыт авыр чаклар искә төшеп, йөрәкне телгәләп куя. Авырлыкларны яхшы уй белән җиңәргә кирәк. Шуңа күрә тормыштагы яхшылыкларны гына искә төшереп яшәү зарур.

Реклама

– Язмыш адәм баласын төрле сынаулар биреп сыный. Үзең өчен иң зур сынау...
– Ходай миңа сынауларны балачактан ук жәлләмәде. Биш яшемдә, әни белән Урманай авылыннан Сарлыга кайтканда йөк машинасына утырдык. Шофер бер авылда машинасын сүндермичә кибеткә кереп китте. (Шуннан соң хәтерләмим). Шул чагында арттан килгән машина безгә килеп бәрелгән. Әни машина тәрәзәсеннән чыгып, юлга килеп төшә, ә мин тәгәрмәч астына барып кергәнмен. Икебезне дә аңсыз хәлдә хастаханәгә илткәннәр. Минем битемне теккәннәр иде.
Шулай ук кечкенә чагымда, Ык елгасына ялгызым гына су коенырга төшеп киттем. Тирәнлекне белү өчен эчкәрәк керүем булды, су агымы мине бөтереп алды да үзенә ияртеп алып китте. Әле ярый кычкырганымны яр буенда балык тотучы, үзебезнең авылның Гамир абый ишетеп, чәчемнән тартып чыгарды. Аннары җиде яшемдә бер ел буе Үзбәкстанда әнидән аерылып торуны бик авыр кичердем.

– Ул аерылу ничек булды?
– Мине беренче сыйныфны тәмамлаганчы, Үзбәкстанда калдырып тордылар. Беренче чирекне яхшы билгеләренә генә тәмамладым. Русчаны да өйрәндем. Әни миңа авылдан Яңа елда кияр өчен күлмәк тегеп җибәрергә тиеш иде. Үзем көн саен чыгыш ясыйсы җырымны кабатлыйм, үзем әни җибәргән посылканың килеп җитүен көтәм. Ә ул юк та юк. “Түз, балам, тагын биш айдан без сине үзебезнең янга алып китәрбез”, – дип язган иде әнием посылканы җибәрер алдыннан язган хатында. Күпме зарыгып көтсәм дә, посылка бәйрәм көненә килеп җитмәде. Ул чагында посылкадан бигрәк, әнине сагынудан күз яшьләре түктем.

– Бүген гаиләдә үзең дә ике ир-бала әнисе. Аларга үз язмышың турында сөйлисеңме?
– Балаларга баштан кичергәннәрне сөйләү кирәк, дип уйлыйм.

– Булат белән Фуатның матур җырлаганын беләбез. Бүген алар ниләр белән шөгыльләнә?
─ Булат безнең коллективта җырлау белән бергә, Тынычлык бистәсендәге мәдәният йортында тавыш операторы булып эшли. Студиядә җырлар яздыра. Фуат химия-технология университетында белем ала. Икесе дә җыр-музыканы ярата.

 Әңгәмәдәш – Люция Хәбибуллина.

Шәһри Казан

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев