erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

82 яшьлек Мөкәрләмә әби: «Нинди гөнаһларым булгандыр инде. Ике баламның берсе дә калмады…»

Әлеге әбинең бик авыр хәлдә калганлыгы хакында «Инстаграм» сәхифәсендә язылган иде. Сәхифәне алып баручы кыз аша Мөкәрләмә әбине эзләп таптык. (Ватаным Татарстан)

82 яшьлек Мөкәрләмә әби: «Нинди гөнаһларым булгандыр инде. Ике баламның берсе дә калмады…»

Әлеге әбинең бик авыр хәлдә калганлыгы хакында «Инстаграм» сәхифәсендә язылган иде. Сәхифәне алып баручы кыз аша Мөкәрләмә әбине эзләп таптык.

Ул Казанның Яңа Савин районында гомер итә. Карап торышка начар яши дип әйтеп булмый, өс-башы пөхтә. Күршеләре дә, бик якын итеп, хәлләрен белешеп тора. Әбекәйнең авыр вакыты икән. Яңа гына ирен җирләгән. Аңа кадәр ике улын югалткан булган.

– Нинди гөнаһларым булгандыр инде. Ике баламның берсе дә калмады, – ди ул. – Мин – Буа ягыннан. Ирем Рафаил белән матур яшәдек. Теге вирус килеп чыкмаса, әле тора иде ул. Үзе дә, ике еллап яшим әле, дип еш әйтә иде. Тик булмады. 30 ноябрьдә кырыгы була инде. Аңа кадәр мин тора алырмынмы, белмим. Югалтуны бик авыр кичерәм. Бала хәсрәтләрен ирем белән бергә күтәргәч, җиңелрәк булган икән. Ялгызым калгач,  бөтенләй бетерендем.

Мөкәрләмә апаның уллары фаҗигале төстә вафат була. Башта 37 яшендә олысы, аннан соң 14 елдан кечесе китеп бара. Анысына 42 яшь була.

– Олы киленем бер кызы белән тол калды. Башка кияүгә чыкмады, бик дус яшибез. Оныгым Люция кече улымның малайларын да тәрбияли. Кече улым үлгәч, бер ел дигәндә хатыны да вафат булды. Йөрәге күтәрә алмады. Аларның ике балалары ятим калды. Хәзер берсе 7 нче, икенчесе 9 нчы сыйныфта укыйлар. Люция апасында да торалар, миңа да киләләр. Безне бик яраталар иде. Хәзер дә, дәү әни, яши генә күр, дип торалар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңгы арада Мөкәрләмә апаның кан басымы күтәрелә.

– Ул үлгәч, дөньяның асты өскә килде. Тормыш итү кыенлашты. Мин 16 400 сум пенсия алам. Шуның 8 меңе квартплатага китә. Авыруларым бик күп. 15 төрле дару эчәм. Шикәрем дә бар, онкология дә кичердем. Иремне җирләү кыйммәткә чыкты. Без аның  белән әле оныкларны аякка бастырасы бар дип яшәдек. Ике көн температурасы югары булып торды да, ирем кинәт кенә китеп тә барды. Васыяте буенча үзе кушкан зиратка җирләдек. Ә аенда бар да түләүле. Дога укыган өчен дә түләү кәгазе бирәләр. Үзләре оештыргач, читтән мулла чакырып та булмый. Көнендә түли алмадым. Җыеп куйган акчам юк иде. Хәзер бит ашларын уздырыр өчен дә акча кирәк. Кибетләрдә әйбер кыйммәт, – ди Мөкәрләмә апа.

Җиде туган үссәләр дә, хәзер икәү генә калганнар. Бер сеңлесе бар. Мөкәрләмә апа көндезләрен аның янына бара. Анда барганда гел юл буендагы мәчеткә кереп, балалары өчен хәер калдыра икән. Беркөнне исә, актык акчасын мәчеттә калдырып чыга да, шикәре төшеп китмәсен дип, дару эчәргә якындагы кафега керә. Андагылардан су сорый.

– Бик тә ашыйсым килә иде. Әмма сиздермәдем. Суымны эчеп, урамга чыктым. Бик авыр хәлдә калуыма гарьләнеп елый башладым. Шунда яныма бер кыз килде. Үзен Мәрьям дип таныштырды. Мин үз хәлемне сөйләп бирдем. Ул миңа 100 сум акча тоттырды да, телефон номерымны алып китте. Өч көннән исә миңа акча китерде. Дуслары җыешкан икән. Ул акчаның 50 меңен җирләгән өчен илтеп бирдем. Калганын аш үткәрергә дип калдырдым. Әле бит минем тагын бурычым бар. 50 мең сумнан артык акча түлисем калды, – ди ул. – Үз балаларым исән түгел. Алар бик кадерләп яшәтте безне. Автобус, трамвайларга да утырып йөрмәдек. Улларым машинадан төшермәделәр дә. Утыр, әни, утыр, әти, дип кенә тордылар. Үзем исән чакта бурычларымны түләргә иде. Кем ярдәм итәр инде миңа, дим. Кешедән оят. Кибет каршысында соранып торучыларны күргәч, бик читен була иде. Хәзер менә үзем авыр хәлдә калдым. Оныкларым бик тә уңайсызлана. Шуңа күрә фотога төшермәгез инде мине. Аллаһы Тәгалә ташламас әле. Әмма миңа дип акча биргән һәр кешегә чиксез рәхмәтлемен. Миңа артыгы кирәкми. Бурычлардан котылырга ярдәм итсәгез иде.

Мөкәрләмә Шәрәфетдин кызы Зариповага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Саклык банкы картасы номеры:

5228 6005 4089 0433

Карта 89083316202 телефонына беркетелгән

Гөлгенә Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X