Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ике сабый да: “Алып кит. Калдырма!” – дип елап, Алсинәнең муенына асылына...

    Еш кына кайбер кешеләрнең язмышлары ялгыш белән рифмалаша да моннан иң күп җәфа чигүчеләр балалар була. Өлкәннәр үз юллары белән яңа бәхет эзләп киткәндә, гөнаһсыз сабыйлар “ким-ятим” исемен күтәреп йөрергә, гаилә җылысыннан, әни назыннан башка үсәргә мәҗбүр була ("Шәһри Казан", Йолдыз Шәрапова).

     

    “Мин бәхетле”
    Ярый әле, язмыш кайбер шундый үксезләрне “артык кырыс кыландым бугай” дип, кызганыптырмы, аларның юлларын сабыйларны өзелеп яратучы, аларның бәхете өчен барысын да эшләргә әзер торучы гаиләләр белән тоташтыра. Бәхеткә, сабыйлар яңа балачакларын тапкан мондый гаиләләр бездә шактый.

    – Мин бик бәхетле, – дип башлады сүзен Алсинә ханым. – Юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады. Дөрес, язмышым башымнан гына сыйпап, иркәләп кенә торды дип әйтә алмыйм. Ләкин түзалмаслык кыен чакларда Аллаһы Тәгалә үзе ярдәменнән ташламады дип, – еллык гомер йомгагын сүтә башлады.
    Самара өлкәсенең атаклы Денис авылында туып, Урта Азия якларында үсеп, шунда медицина институты тәмамлаган кызга хәтта Әфганстанда сугыш афәтләрен күрергә дә, үлем белән күзгә-күз очрашырга да туры килгән. Тормышның кадерен белеп, һәр мизгеленнән тәм табып, сынмый-сыгылмый яшәргә дә һәр ташы кан белән сугарылган шул илдән өйрәнеп кайткандыр ул. Исән калганына сөенеп, Әлмәттә төпләнә ул.  Яяшьлек мәхәббәтен эзләп табып, әни булу бәхетен татып, шатланып яшәп ятканда кадерле кешесенең хыянәте аяз көнне яшен суккандай тәэсир итсә дә, улын ялгыз гына үстерергә дә көч тапкан. Улы да әнисен сөендереп, әйбәт укып, акыллы тәүфыйклы булып үскән. Тимур мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, университетта юрист һөнәре алып чыгып, аспирантурада укый башалагач, Алсинә ханым дә улы артыннан Әлмәттән Казанга күчеп килгән. Гомер иткән җиреннән китүне юкка гына тамырыннан кубарылган гөлгә тиңләмиләр. “Ходай ташламаса, бүре ашамас”, – ди халык. Дөрес икән, шәфкатьле һөнәр иясе тәҗрибәле табибка эше дә, торыр урын да табыла. Улы да янында гына. Бәхетле булыр өчен әни кешегә тагын ни кирәк булсын ди инде?!

    Бер абыйга ике сеңел
    Ләкин кыенлыклардан куркып калмыйча, аларны җиңеп баручы бу ханымга язмыш тагын бер сынау әзерләп торган икән. Бертуган абыйсының хатыны өченче кызын тапкач та балалары бәхетен бәйрәмле тормышка алмаштырган. Көннәрдән бер көнне өч сабыен язмыш кочагына ташлап калдырган – өйгә бөтенләй кайтмый башлаган. Сәбәбен беркем дә аңлата алмаган бу хәлнең. Чөнки киленнәре балаларын бик нык яраткан, беркемнән бер сүз әйттермәгән, ана бөркет кебек яклаган.

    Ләкин үзебезнең милләттән булмаган киленнең шешәгә тартылу кебек начар гадәтләре булгалаган шул. Тора-бара ул гадәт яшәү рәвешенә әйләнгән. Моны белеп алгач, иренең туганнары бу гаиләне Урта Азиядән үзләренең якларына Әлмәткә алдырган булалар, ярый. Бу вакытта олы кыз Янага – 5, уртанчысы Рушанага – 3 яшь ә төпчекләре Камилә 4 айлык күкрәк баласы була. Әтиләре балаларын никадәр яратса да, берсеннән-берсе кечкенә өч кызга тәрбия биреп карый алмый. Шунлыктан шәһәрнең опека хезмәткәрләре бәлаләреннән баш-аяк дип, сабыйларны ятимнәр приютына урнаштыру ягын карый. Яраткан сеңелләренең әти-әниләре исән килеш дәүләт учреждениясендә гаилә назын татымыйча, боегып үсүләренә апалары Алсинәнең йөрәге бик нык әрни. Ул кызларны бәхетле итәргә теләп, үз гаиләсенә алу өчен кирпеч калынлыгындагы күп төрле документлар җыя башлый.

    Ләкин алар җыелып беткәч, тагын бер каршылыкка очрый. Беркем дә аңа балаларны бирергә атлыгып тормый. Киресенчә, юк сәбәпне дә бар итеп, очраштырмау ягын карыйлар. Беркөнне сеңелләрен сагынып, күрергә дип килсә, алар приютта юк. Кая киткәннәрен дә әйтмиләр. Сораша торгач, кызларның бер гаиләгә җибәрелгәнен белеп ала. Мең бәла белән ул гаиләнең адресын да эзләп таба. Ләкин анда да аны көтеп тормыйлар – капкалар бикле була. Ишегалдындагы шау-шуга уянган сабыйлар йокылы күзләрен уып, берни аңышмый торалар да, апаларын танып алгач, икесе дә: “Алып кит. Калдырма!” – дип елап, аның муенына асылыналар. Алсинә ханымның үзенең дә күптәннән уе шундый да бит. Тик бу юлы тәвәккәл хатын ничек тә булса сабыйларны үзеннән калдырмаска, өенә алып кайтып аларга бәхетле яңа тормыш башларга уйлый. Яңа гаилә тарафыннан: “Балаларны урлыйлар!” дип чакыртылган милициядән дә курыкмый хәтта. Аннары Казанга кайткач, ярдәм итүен сорап Президент каршында социаль мәсьәләләр буенча төп белгеч Татьяна Ларионовага бара. Алсинә ханымны һәм балаларны бәхетле итәргә бу эшлекле генә түгел, шәфкатьле дә ханымның бер телефон звоногы җитә. Күз карашыннан аңлашып, бер-берсен санлашып әниле-уллы тыныч кына яшәп яткан Галиевлар гаиләсе шул көннән 6 һәм 4 яшьлек ике кечкенә кызга артып куя.

     Ярату, наз могҗизасы
     Бу вакытта нәни Камилә берсеннән-берсе куркынычрак яңгырый торган диагнозлар белән, 5 тапкыр хирург пычагы астына кереп, яшәү өчен көрәшеп, больницаларда ята. Үзе бер малай гына үстергән Алсинә ханымны бәхет баса: берьюлы ике кыз. Кеше арасында матур киендереп йөртергә дә, тәртипле, белемле, сау-сәламәт итеп үстерергә дә кирәк. Юкса, озын телләр гаеп табарга гына тора. Алсинә ханым кайда авыр эш бар шунда эшли: “Ашыгыч ярдәм”дә дә, реанимациядә дә йокысыз төннәрне күп уздыра. Акчасын гына күбрәк түләсеннәр, һәр тиен исәптә бит. Тимур да сеңелкәшләрен бик ярата. Кечкенә Камиләне дә бераз савыккач үзләренә алып кайткач, Галиевлар гаиләсе тәмам түгәрәкләнә.

     – Камилә безгә кайтканда 3 яшьлек кенә, сөйләшә дә белми иде. – дип сөйли Алсинә ханым. – Табиблар да сөйләшмәс, авыру дип, миңа аңардан баш тартырга, алмаска киңәш иттеләр. “Ничек инде?!” – дип кычкырып җибәрдем. Ул сабый болай да язмыш тарафыннан аз кыерсытылмаган: әти-әнисе дә юк җитмәсә, авыру да. Мин аны үземнең җылы кочагым, яратуым белән дәваладым.

     Әйе, нәкъ шулай булып чыга да. Галиевлар гаиләсенә фестивальдәге төп җиңүне дә шул Камилә алып килде бит. Әйе, бу гаилә белән тәрбиягә бала алган гаиләләрнең фестивалендә танышкан идем. Барысы бергә тырышып Гран-при яулаган иде алар. Кыз ак фәрештә булып (хәтта канатлары да бар иде!) сәхнәгә чыгып биеде дә, шигырь дә сөйләде. 121нче мәктәпнең “4” һәм “5” билгеләренә генә укучы талантлы тырыш кызы инде ул. Моның өчен аның директоры Венера Хәйретдиновага чиксез рәхмәтле Алсинә ханым. Бу уңышларның артында никадәр тырышлык һәм көч торганын Алсинә ханым үзе генә белә, билгеле. Игелекне, шәфкатьлелекне, мәхәббәтне үлчи торган үлчәүләр юк шул җир йөзендә. Фестивальдәге уңышларына иң нык сөенгәне дә Камилә була. Шул сабыйның бәхетле елмаюы өчен Алсинә ханым абруйлы табиб булуына карамастан сәхнәдә убырлы карчык ролен башкарырга да ризалаша. Утыз яшьлек улы Тимур да Кыш бабай була. Хәтта ара ерак дип тормыйлар, туган яклары Самара өлкәсеннән гармунчы белән җырчы да чакыралар. Яна белән Рушана укый торган татар-төрек лицеенда кызларга махсус бию өйрәтәләр.

    Реклама

     – Җиңәрбез дип уйламаган идем. Ә менә катнашасыбыз килде. Телевизордан күрсәтсәләр, бәлки, кызларның әниләре күрер дә намусы уяныр, дип өметләндем. Кайчандыр үзе ташлап калдырган шөкәтсез үрдәк бәбкәләренең сылу аккошларга әверелүен күрсен иде дә, йөрәге янсын иде. Дөрес, хәзер килеп, елап-ялынып сораса да, аларны бирмим инде. Кертүен кертермен, анысы. Алар аныкылар да бит. Аларны якты дөньяга ул китергән. Шуңа да кызларга “Әниегез авырый. Терелгәч, килер әле”, – дим. Безнең халыкта, тапкан ана түгел, баккан ана, дигән әйтем бар. Шулай булгач, алар үземнекеләр дә. Алар өчен ни генә эшләмәдем. Утка да кердем, суга да төштем. Кирәк икән тагын керермен. Ходай миңа шундый изге сынау биргән икән, аны ахыргы сулышыма кадәр үтәргә уйлыйм. Бернигә дә, беркем сүзенә дә карамыйча. Ә киләчәк хыялымда кызларымның өчесен дә үзем шикелле игелекле һөнәр ияләре – табиблар итеп күрәм.
     
     Тормыш юллары катлаулы
     Алсинә ханым Галиева кызлары өчен яши. Аларны диңгезгә, елына ике тапкыр шифаханәләргә алып бара. Җәйләрен үзе янында тотар өчен лагерьларга табиб булып та урнаша. Яхшы укысыннар, белемле булсыннар дип, репетиторларга йөртә. Кызларын йөртергә җайлы булсын дип, яше олы булуга карамастан, укып, таныклык алып, машина руле артына да утыра.

    Ләкин тормыш юлы беркемнең дә шома гына узмый: гел уйламаганда-көтмәгәндә сикәлтәләр дә очрап куя. Көннәрдән бер көнне әйбәт кенә үсеп, укып килгән уртанчы кыз Рушананың тәртибендә үзгәрешләр күренә башлый. Әнисенең сүзләрен колагына да элми, үзенчә яши торгач, тәмам мөстәкыйльлеккә омтыла. Укырга да йөрми, өйгә дә кайтмау ягын карый. Алсинә ханым өчен ут йотып уздырган йокысыз төннәр башлана. Ачуланып та, үгетләп тә карый, берсе дә ярдәм итми. Тапкан анасы шикелле буласы, аның юлыннан китәсе килә кызның – җан тартамаса кан тарта диюләре шулдыр. Геннарны да моңарчы әле беркем дә инкяр итмәгән. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый диюләре дә хак.

    “Начар әни булганмындыр инде, тиешле тәрбия биреп җиткерә алмаганмындыр”, – дип үз-үзен битәрләүләре, эчтән янулары эзсез узмый. Алсинә ханымның сәламәтлеге бик нык какшый, инфаркт була, операция ясыйлар. Хирург пычагы астына кергәндә дә үзе турында түгел, балаларының киләчәге турында уйлый ул. “Кечкенәсе бигрәк яшь бит әле, әни ярдәменең иң мохтаҗ чагы”, – дип борчыла һәм бу хис, кирәклек тойгысы аңа барлык сынауларны узып, исән-сау калырга булыша да инде.

     ...Бүген олы кыз Яна Кырымда Симферопольдә медицина институтында укый. Кырым белән Казан арасы бу гаилә өчен гел якын булган. Алсинә ханым табиб булып Кырым шифаханәләрендә җәй саен эшләгән. Кызларын да диңгез һавасы сулатып үстргән. Шуңа Янаның Кырымны сайлавына берәү дә аптырамаган. Кыз инде язмышын да тапкан. “Җәйгә никах уздырырга җыенабыз Аллаһ боерса!” – диде Алсинә ханым. Рушана да апасы янына киткән. Алсинә ханым кызларының вакытлыча фатирларына үзе түләп тора. Аларны бәхетле итәр өчен барысын да эшләргә әзер.

    Әнисеннән дүрт айлык булып калган, сәламәтлеккә дә бик туймаган Камилә быел инженерлар лицееның 8нче сыйныфында белем ала. Тиздән 15 тула үзенә. Рәсем ясарга һәм китаплар укырга ярата. Кыш бабайдан бүләккә дә китаплар сораган. Бик тырыш кыз, җитди кыяфәтле. "4"ле-"5"ле билгеләренә генә өлгерә. Хәтта күпләргә авыр бирелә торган химиядән дә – “5”ле. Биологиядән дә. Болар барысы да Алсинә ханымга Камилә дә табиб булыр дигән өметне исән яшәтергә ярдәм итә әле. Тик үсмер кызның үзенең күңелендә йә очучы, йә машинист буласы килү теләге ята. Табиб булырга озак укырга кирәк, ди. “Ярый, кызым, кем генә булсаң да, үзең дә бәхетле булырга, тирә юнеңдәгеләрне дә бәхетле итәргә тырыш!” – ди әни кеше. Камиләнең үзенең дә төп максаты шул. Аннары ике оныгы, күбәләк кебек ике кызчыкның апаларыннан үрнәк аласылары бар бит әле. Камилә әнә иң кечкенә сеңелесенә туганлык җылысын сизсен дип, күңел назын да кушып, үзе шарф бәйләп биргән.

     Алсинә ханымның бу тормышта күпне күреп, күпне кичереп, шактый җәрәхәтләнгән йөрәгенә иң зур дәва шул инде бүген.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ike-sabyy-da-alyp-kit-kaldyrma-dip-elap-alsinne-muenyna-asylyna

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: