Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Мунча керәм дә, Сабан туена барам, дигән булган..."

    Теләче районы Иске Җөри авылы халкы бу көннәрдә зур югалту кичерә. 2004 елда туган Камил Гарифуллин мунчада ис тиеп, дөнья куйган ("Шәһри Казан").

     

    "Бик тырыш, эшчән егет иде. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, техникумга укырга керде. Анда да барысы өчен дә яраткан студент булырга өлгергән. 1 нче курсны тәмамлаган иде. Әтисе белән бергә өй түбәләре ябып йөрде. Әле берничә көн элек кенә бер түбәнең эшен бетерделәр.
    Камил ул көнне мунча кереп чыгам да, кич була торган Сабан туена барып киләм дигән булган",- диде мәрхүм хакында авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков.
    Камилне ул бар яктан да килгән,"универсаль" кеше иде дип бәяләде ул.
    "Агач эшен дә, эретеп ябыштыру эшен дә яхшы белә иде", - ди Раил әфәнде Камил турында.
    Камил гаиләдә өченче - төпчек бала булган.
    Мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз! 

    Реклама

    http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/muncha-kerm-d-saban-tuena-baram-dign-bulgan

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: